Лүк 19
19
Зәкәйнең котылуы
1Гайсә, Әрихәгә җитеп, шәһәр буйлап барганда, 2салым җыючылар башлыгы Зәкәй атлы бер бай адәм, 3Аның ниндирәк кеше икәнен бик тә күрәсе килеп, ләкин буе кыска булу сәбәпле халык арасыннан Аны һич күрә алмаганга, 4йөгереп, алгарак узды да Гайсә үтәсе юл буенда үскән кыргый инҗир агачына менеп утырды. 5Шул турыга җиткәч, Гайсә югары күтәрелеп карады да:
– Зәкәй, төш тизрәк, бүген Мин синең өеңдә тукталырга тиешмен, – диде.
6Теге тиз генә төште һәм Аны, шатланып, өендә кабул итте. 7Бу хәлне күрүчеләрнең барысы:
– Шул гөнаһлы адәмнең өенә кереп кунагы булды! – дип ризасызлык белдерде.
8Зәкәй исә, торып, Хаким Гайсәгә:
– Әфәндем! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә өләшәм, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүртләтә кайтарып бирермен, – диде.
9– Бүген шушы гаиләгә котылу килде – әлеге кеше дә Ибраһим нәселеннәндер. 10Адәм Углы югалганны эзләп табар һәм коткарыр өчен килде бит.
Хезмәтчеләргә бирелгән акчалар турында гыйбрәтле хикәя
11Гайсә, сүзен дәвам итеп, боларны тыңлап торган халыкка тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде, чөнки Ул Иерусалимгә якын иде инде, һәм кешеләр, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар. 12Гайсә болай диде:
– Затлы нәселдән булган бер кеше, патшалыкны кабул итү өчен, ерак илгә киткән. Аннары ул әйләнеп кайтырга тиеш булган. 13Юлга чыкканчы, ул, ун хезмәтчесен чакырып, аларның һәрберсенә йөз динар акча#19:13 Йөз динар акча – грекча: мна. Бер мна 100 динарга, димәк, эшченең 100 көнлек хезмәт хакына тигез. биргән һәм: «Мин кайтканчы, шушы акчаларны табыш китерерлек итеп әйләнешкә кертегез», – дигән. 14Ләкин ватандашлары, аны яратмау сәбәпле: «Безнең өстән патшалык итүеңне теләмибез», – дип, аның эзеннән илчеләр җибәргәннәр.
15Теге, ерак илдә патшалыкны кабул итеп кабат үз иленә әйләнеп кайткач, акча биргән теге хезмәтчеләренең күпме табыш алуларын белү өчен, аларны үз янына чакырырга кушкан. 16Беренчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча ун тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән. 17Хуҗасы аңа: «Бик әйбәт, син – минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә генә нәрсәдә ышанычлы булганың өчен, ун шәһәр синең кул астында булсын», – дигән. 18Икенчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча биш тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән. 19Хуҗасы аңа да: «Мин сине биш шәһәр өстеннән башлык итәрмен», – дигән. 20-21Ә өченчесе, килеп, болай дигән: «Хуҗам, менә син биргән акча, синнән курыкканга, мин аны кулъяулыкка төреп саклап тоттым. Син кырыс кеше бит: үзең куймаган нәрсәне аласың, чәчмәгәнне урасың». 22Хуҗасы аңа: «Әй яраксыз хезмәтче! Әйткән сүзләреңә карап, мин сиңа хөкем чыгарам. Минем кырыс булуымны, үзем куймаган нәрсәне алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч, 23ни өчен соң мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдең? Шулай эшләсәң, кайткач, аңардан табыш алган булыр идем», – дигән. 24Шуннан ул янындагыларга: «Акчаны аңардан алыгыз да ун тапкыр артыграк табыш алган хезмәтчегә бирегез», – дип әйткән. 25Тегеләр аңа: «Хуҗам! Аның акчасы болай да ун тапкыр артыграк бит инде», – дигәннәр. 26Ә ул аларга болай дип җавап биргән: «Сезгә әйтәм: кемдә бар булса, аңа тагын бирелер, ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 27Ә инде үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез».
Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе
28Шул сүзләрдән соң Гайсә Иерусалимгә таба юлын дәвам итте. 29-30Зәйтүн-тау итәгендә урнашкан Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына якынлашкач, Ул:
– Каршыгыздагы авылга барыгыз; анда кергәч, моңарчы һичкем атланмаган, бәйдәге яшь ишәкне күрерсез; шуны, бәйдән ычкындырып, монда алып килегез, – дип, шәкертләренең икесен Үзеннән алдан җибәрде. 31– Әгәр берәрсе сездән: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса, аңа: «Безнең Хуҗага кирәк ул», – дип әйтегез.
32Ике шәкерт китте, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты. 33Яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта, ишәкнең хуҗалары алардан:
– Нигә сез ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.
34Тегеләр исә:
– Хуҗага кирәк ул, – дип җавап бирделәр.
35Ишәкне Гайсә янына алып килделәр; өс киемнәрен ишәкнең сыртына салып, аның өстенә Гайсәне атландырдылар. 36Гайсә ишәк өстендә барган чакта, кешеләр Аның юлына өс киемнәрен җәйделәр. 37-38Ә инде Гайсә Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, Күп санлы шәкертләре, үзләре күргән барлык могҗизалар өчен шатланышып, кычкырып-кычкырып, Аллаһыга дан-мактау яудыра башладылар:
«Раббы исеменнән килүче Патша мөбарәктер!#19:37-38 Карагыз: «Зәбур», 117:26.
Күкләрдә – тынычлык, югарыда дан-шөһрәт!»
39Халык арасыннан кайбер фарисейлар шунда Гайсәгә:
– Остаз! Шәкертләреңне тый! – диде.
40Әмма аларга җавап итеп, Ул:
– Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде.
Гайсәнең Иерусалим язмышын кайгыртып елавы
41Иерусалимгә якынлашып, шәһәргә карашын ташлагач, аның язмышын кайгыртып, Гайсәнең күзләренә яшь килде.
42– Ичмасам шушы көндә син тынычлык өчен ниләр кирәклеген белсәң иде! – диде Ул. – Әмма хәзергә синең күзләрең өчен бу яшерендер. 43Синең өчен шундый көннәр килер, дошманнарың, әйләнә-тирәңә чокырлар казып, туфраклар өеп, сине чолгап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар. 44Сине җимереп, халкыңны кырып бетерерләр, таш өстендә таш калдырмаслар, чөнки син яныңа Аллаһы килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдең.
Аллаһы йорты – дога кылу йорты
45Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады.
46– Изге язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты булачак»#19:46 Карагыз: «Ишагыйя», 56:7. , – дип язылган, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез#19:46 Карагыз: «Иремия», 7:11. , – диде Ул.
47Гайсә һәркөнне Аллаһы йортында гыйлем бирде. Ә баш руханилар, канун белгечләре һәм халык башлыклары Аны һәлак итү юлларын эзләделәр, 48әмма бу эшне ничек башкарып чыгарга икәнен һич уйлап таба алмадылар, чөнки Гайсәнең һәр сүзен йотлыгып тыңлаган халык һәрчак Аның янында булды.
Selectat acum:
Лүк 19: TtrBBL
Evidențiere
Partajează
Copiază
Dorești să ai evidențierile salvate pe toate dispozitivele? Înscrie-te sau conectează-te
© Институт перевода Библии, 2015