Лүк 18
18
Тол хатын һәм хөкемче турында гыйбрәтле хикәя
1Беркайчан күңел төшермәскә һәм һәрвакыт дога кылырга кирәклеген искәртү өчен, Үзенең шәкертләренә Гайсә бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
2– Кайсыдыр шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм бәндәдән оялмаучы бер хөкемче яшәгән. 3Шул ук шәһәрдә бер тол хатын да яши икән, һәм ул, һаман саен хөкемче янына килеп: «Дошманымнан яклачы», – дип әйтә икән. 4Әмма хөкемче әлеге тол хатынның дәгъвасын күпмедер вакыт хәл итәргә ризалашмаган. Аннары, ниһаять, үз-үзенә: «Аллаһыдан курыкмасам һәм бәндәдән оялмасам да, 5бу тол хатын тынгылык бирмәгәнгә күрә, дәгъвасын хәл итим, мине ялыктырып йөрмәсен», – дигән.
6– Намуссыз бу хөкемченең нәрсә әйткәнен ишеттегезме? – дип сорады Хаким Гайсә. 7– Көндез дә, төнлә дә Аллаһыны ярдәмгә чакыручыларны – Үзе сайлаганнарны – Ул әллә якламасмы?! Түзеп тора алырмы?! 8Сезгә әйтәм: Ул һичбер тоткарлыксыз якларга килер. Әмма Адәм Углы, килгәч, җир йөзендә иман табармы?
Фарисей һәм салым җыючы
9Үзләрен тәкъва дип санаучы һәм башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә Гайсә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
10– Ике кеше, дога кылу өчен, Аллаһы йортына кергән: аларның берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы икән. 11Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел мин. Шуның өчен Сиңа шөкер әйтәм. 12Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирәм». 13Читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән салым җыючы исә күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гөнаһлыга мәрхәмәтле бул!» – ди икән. 14Сезгә әйтәм: фарисей түгел, нәкъ менә салым җыючы, Аллаһы каршында аклану табып, өенә кайтып киткән. Чөнки үзен күтәрүче һәркем түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
Гайсәнең балаларны фатихалавы
15Гайсә, орынып, фатихасын күндерсен өчен, кайберәүләр Аның янына сабый балаларын да алып килделәр. Шәкертләре исә, моны күреп, әлеге кешеләрне шелтәләргә тотындылар. 16Ә Гайсә, балаларны Үз янына чакырып алып:
– Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы менә шушындыйларныкы. 17Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк, – дип әйтте.
Гайсә һәм бер бай
18Башлыкларның берсе Гайсәдән:
– Игелекле Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
19Гайсә аңа:
– Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел. 20Аның әмерләрен син беләсең: зина кылма, кеше үтермә, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, атаң белән анаңны хөрмәт ит#18:20 Карагыз: «Чыгыш», 20:12-16; «Канун», 5:16-20. , – диде.
21Ә башлык:
– Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм, – дип җавап бирде.
22Моны ишеткәч, Гайсә аңа:
– Сиңа тагын бер нәрсә җитми: булган бар нәрсәңне сат та фәкыйрьләргә өләш, шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил һәм Миңа ияр, – дип әйтте.
23Теге кеше, бу сүзләрне ишетеп, кайгыга калды, чөнки байлыгы бик зур иде.
24Гайсә, аның пошаманга калуын күреп:
– Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! – диде. – 25Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
26Бу сүзләрне ишетүчеләр:
– Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сорады.
27– Кешеләр өчен мөмкин булмаган нәрсә Аллаһы өчен мөмкиндер, – диде Гайсә.
28Петер исә:
– Менә, булган бар нәрсәбезне калдырып, без Сиңа иярдек, – диде.
29Гайсә аларга:
– Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган һәркем, 30бу дөньяның үзендә күп мәртәбә артыгы белән алып, киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булачак, – диде.
Гайсәнең янә Үз үлеме хакында әйтүе
31Гайсә, унике шәкертен Үз янына чакырып алып, аларга әйтте:
– Без Иерусалимгә якынлашып киләбез, һәм биредә Адәм Углы хакында пәйгамбәрләр тарафыннан язылганның һәммәсе тормышка ашачак. 32Аны мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, алар Аны мыскыл итәрләр, хурларлар һәм Аңа төкерерләр; 33Аны камчы белән суктырырлар һәм үтерерләр. Әмма өченче көнгә Ул үледән терелеп торыр.
34Әмма шәкертләр бу сүзләрдән бернәрсә дә аңламадылар; әлеге сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен булып калды, һәм алар әйтелгәннәргә төшенмәделәр.
Гайсәнең сукыр хәерчене савыктыруы
35Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр юл буенда хәер сорашып утыра иде. 36Янәшәсеннән бик күп кешеләр үтеп барганны ишетеп, ул:
– Нишлиләр анда? – дип сорады.
37Аңа:
– Насаралы Гайсә үтеп бара, – диделәр.
38Шунда ул:
– Давыт Углы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде.
39Төркем алдыннан баручылар аны тыймакчы булдылар, әмма ул, тагын да катырак итеп:
– Давыт Углы! Кызган мине! – дип кычкырды. 40Гайсә, туктап, аны алып килергә кушты. Сукыр адәм Аның янына килгәч, Ул аңардан:
41– Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады.
Теге Аңа:
– Әфәндем! Күзләрем күрсә иде, – диде.
42Гайсә аңа:
– Күзләрең күрсен! Сине ышануың савыктырды, – диде.
43Теге адәм шундук күрә башлады, һәм ул, Аллаһыны данлап, Гайсә артыннан ияреп китте. Шушы хәлне күргән бар кеше Аллаһыга мактау яудырды.
Selectat acum:
Лүк 18: TtrBBL
Evidențiere
Partajează
Copiază
Dorești să ai evidențierile salvate pe toate dispozitivele? Înscrie-te sau conectează-te
© Институт перевода Библии, 2015