YouVersion
Pictograma căutare

Лүк 15

15
1Салым җыючыларның барчасы, гөнаһлылар, Гайсәне тыңлар өчен, янына җыелдылар. 2Фарисейлар һәм канун белгечләре исә:
– Бу Кеше гөнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.
Югалган сарык турында гыйбрәтле хикәя
3Шуннан Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
4– Әйтик, берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен ул югалтты, ди. Калган туксан тугыз сарыгын болында калдырып, шул югалганын тапканчы эзләмәсме әллә? 5Ә инде тапкач, шатланып, аны җилкәсенә салып алып кайтыр. 6Өенә кайткач исә, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки югалган сарыгымны таптым», – дияр. 7Сезгә әйтәм: шул рәвешчә, тәүбәне хаҗәтсенмәгән туксан тугыз тәкъвага караганда гөнаһлы бер кешенең тәүбәгә килүенә күкләрдә күбрәк шатланырлар.
Югалган көмеш тәңкә турында гыйбрәтле хикәя
8Яки ун көмеш тәңкәсе#15:8 …ун көмеш тәңкәсе… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: ун драхма. Бер драхма бер динарга тигез булган. булып, шуларның берсен югалткан хатынны алыйк: шәм яндырып, идәннәрен себереп, шуны тапканчы җентекләп эзләмәсме әллә ул?! – дип сүзен дәвам итте Гайсә. – 9Ә тапкач, үзенең дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр. 10Сезгә әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай шатланалар.
Читкә киткән угыл турында гыйбрәтле хикәя
11Гайсә сөйләвен дәвам итте:
– Бер кешенең ике углы булган. 12Шуларның кечерәк дигәне атасына: «Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бүлеп бир», – дигән. Атасы үзенең милкен угылларына бүлеп биргән. 13Берничә көн үткәч, кече углы, үз өлешен сатып, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән һәм анда, азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән. 14Ул шулай бөтен байлыгын туздырып бетергәннән соң, бу илдә бик каты ачлык башланып, егет мохтаҗлыкта калган. 15Шуннан ул җирле бер кешегә ялланган, һәм теге аны үзенең басуына дуңгыз көтәргә җибәргән. 16Егет шулкадәр ачка интеккән, хәтта дуңгызлар ашый торган азыкка да шат буласы икән, ләкин аңа беркем бернәрсә бирмәгән.
17Шуннан ул, акылына килеп: «Атамның ялчылары күп, һәм барысының да туйганчы ашарга ризыгы бар, ә мин монда ачка тилмерәм! 18Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, 19инде мин синең углың дип аталырга да лаек түгелмен; ялчыларыңның берсе булырга рөхсәт ит миңа“, – дип әйтим», – дигән дә 20атасы янына кайтып киткән. Атасы аны, ерактан ук күреп алып, бик кызганган, каршына йөгереп барып кочаклап үпкән. 21Углы исә аңа: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга лаек түгелмен», – дигән. 22Ә атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Иң яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез. 23Аннары симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Ашыйк һәм күңел ачыйк! 24Минем бу углым үлгән иде, хәзер терелде, югалган иде – табылды», – дигән, һәм алар бәйрәм итә башлаганнар.
25Аның өлкән углы исә бу вакытта кырда булган. Өенә кайтып җитәрәк, ул җыр-бию тавышлары ишеткән. 26Хезмәтчеләрнең берсен чакырып: «Бу ни хәл?» – дип сораган. 27Хезмәтче аңа: «Синең энең кайтты, аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атаң симертелгән бозау чалдырды», – дигән. 28Өлкән угылның моңа ачуы килгән, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Атасы исә, чыгып, аңардан өйгә керүен үтенгән. 29Әмма атасына җавап итеп, ул: «Менә мин сиңа күпме еллар хезмәт итәм һәм кушканыңны һич үтәми калганым юк, шуңа да карамастан, дусларым белән күңел ачу өчен, синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. 30Ә инде милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу углың кайткач, аның өчен симертелгән бозау чалдыргансың!» – дигән. 31Атасы исә аңа: «Углым, син һәрвакыт минем белән булдың, минем бөтен нәрсәм – синеке. 32Шатланырга, күңел ачарга безнең сәбәп бар, чөнки синең энең үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды», – дип әйткән.

Selectat acum:

Лүк 15: TtrBBL

Evidențiere

Partajează

Copiază

None

Dorești să ai evidențierile salvate pe toate dispozitivele? Înscrie-te sau conectează-te