YouVersion
Pictograma căutare

Лүк 16

16
Ышанычсыз идарәче
1Ә Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде:
– Бер байның хуҗалык белән идарә итүчесе булган. Аның хакында байга: «Милкеңне туздырып бетерә», – дип килеп әйткәннәр. 2Бай, аны чакырып: «Синең турыда мин нәрсә ишетәм? Эшең хакында хисап бир, чөнки моннан ары син минем хуҗалыгым белән идарә итә алмыйсың», – дигән. 3Шунда идарәче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга көчем юк, хәер сорашырга оялам. 4Хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен, нәрсә эшләргә кирәген беләм мин», – дип уйлаган да, 5хуҗасына бурычы булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. 6Теге: «Мин аңа йөз үлчәм#16:6 Үлчәм – грекча «бат». Бат – сыеклык үлчәү берәмлеге, 22 л. май тиешмен», – дигән. Идарәче аңа: «Бурыч кәгазеңне ал да, утырып, тиз генә „илле үлчәм“ дип яз», – дигән. 7Аннары икенчесеннән: «Ә синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Тегесе: «Йөз мичкә#16:7 Мичкә – грекча «кор». Бер кор – 220 л. бодай», – дигән. Идарәче: «Бурыч кәгазеңне ал да „сиксән мичкә“ дип яз», – дигән. 8Ә хуҗа намуссыз идарәчене тапкырлыгы өчен мактаган. Чөнки бу дәвер кешеләре, үзләре сыманнар белән эш кылганда, яктылык балаларыннан#16:8 Яктылык балалары – Раббы юлына аяк басучылар күздә тотыла. күпкә тапкыррак. 9Сезгә әйтәм: җирдәге байлык ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез. 10Кечкенә нәрсәдә ышанычлы кеше зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз адәм зур нәрсәдә дә ышанычсыз. 11Шул рәвешле, әгәр сез җирдәге байлык белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? 12Әгәр башкалар милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезгә аталганны сезгә кем бирер?! 13Бер кол да ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен ул яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
Фарисейларга җавап
14Акча яратучы фарисейлар, боларны ишетеп, Гайсәнең сүзләреннән көлделәр генә. 15Әмма Ул аларга болай диде:
– Кешеләр алдында сез үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, ләкин Аллаһы сезнең күңелегезне белә бит; кешеләр югары бәя биргән нәрсә Аллаһы өчен җирәнгечтер. 16Муса кануны чоры һәм пәйгамбәрләр заманы Чумдыручы Яхъя килгәнче дәвам итте. Хәзер исә Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр вәгазь кылына, һәм һәркем шунда омтыла, шунда аяк басарга тырыша. 17Әмма күк һәм җир юкка чыкканда да, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак.
18Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; ире аерган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
Бай һәм Элгазар
19Кайчандыр бер бай яшәгән. Ул нәфис җитен һәм куе кызыл тукымадан тегелгән затлы киемнәр генә кигән һәм һәр көнне зур-зур мәҗлесләр үткәрә торган булган. 20-21Ә аның капка төбендә, бай табыныннан өстәл астына төшкән сынык-саныкларга өметләнеп, бөтен тәнен җәрәхәт баскан Элгазар исемле бер фәкыйрь ята, һәм этләр, килеп, аның яраларын ялап китә икән. 22Көннәрдән беркөнне әлеге фәкыйрь вафат булган, һәм фәрештәләр аны Ибраһим пәйгамбәр янына илткәннәр; шуннан соң бай да үлгән, һәм аны күмгәннәр. 23Бай кеше, үлеләр дөньясында газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган һәм еракта Ибраһимны, аның янында Элгазарны күргән. 24Шунда ул, кычкырып: «Ибраһим атам, шәфкать күрсәтеп, минем янга Элгазарны җибәрче, бармак башын суга чылатып, телемне суытсын иде, чөнки бу ялкында шундый газап чигәмен», – дигән. 25Әмма Ибраһим аңа: «Углым! Исеңә төшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Элгазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсең. 26Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын, шунлыктан сезнең якка чыгарга теләүче моннан китә алмас, сезнең яктан да монда беркем аяк баса алмас». 27Бай исә: «Атам, алайса, зинһар өчен, Элгазарны атам йортына җибәр, 28анда минем биш туганым бар, Элгазар аларны кисәтсен, алар да бу газапларга тарымасын иде», – дигән. 29Ибраһим аңа: «Аларның Мусалары һәм пәйгамбәрләре бар, шуларны тыңласыннар», – дип җавап биргән. 30Бай исә: «Юк, Ибраһим атам. Менә үлгәннәрдән берәрсе, терелеп, алар янына барса, бәлки тәүбәгә килерләр иде», – дигән. 31Ибраһим аңа: «Әгәр алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсе хәтта үледән терелсә дә, ышанмаячаклар», – дип җаваплаган.

Selectat acum:

Лүк 16: TtrBBL

Evidențiere

Partajează

Copiază

None

Dorești să ai evidențierile salvate pe toate dispozitivele? Înscrie-te sau conectează-te