1
Яратылыш 13:15
Изге Язма
Күз карашың иңләп алган бу җирләрнең һәммәсен Мин сиңа һәм синең нәсел варисларыңа мәңгегә бирәм.
Compară
Explorează Яратылыш 13:15
2
Яратылыш 13:14
Лут аерылып киткәннән соң, Раббы Ибрамга әйтте: – Торган җиреңнән, башыңны күтәреп, көн ягына, төн ягына, көн чыгышы һәм көн батышы якларына карашыңны юнәлт, – диде.
Explorează Яратылыш 13:14
3
Яратылыш 13:16
Киләчәк буын кешеләреңне Мин туфрак комы санынча ишәйтәчәкмен. Кем дә кем туфрак комы бөртекләрен санап бетерә алса, шул кеше генә синең нәсел варисларыңның санын белә алыр.
Explorează Яратылыш 13:16
4
Яратылыш 13:8
Шулай бервакыт Ибрам Лутка әйтте: – Моннан соң минем белән синең арада, минем көтүчеләрем белән синең көтүчеләрең арасында низаг-бәхәскә урын калмасын, – диде. – Чөнки без кардәшләр.
Explorează Яратылыш 13:8
5
Яратылыш 13:18
Ибрам, чатырын сүтеп, юлга чыкты һәм Хебрундагы Мәмре имәнлеге дигән җиргә барып төпләнде. Шунда Раббы хөрмәтенә мәзбәх корды.
Explorează Яратылыш 13:18
6
Яратылыш 13:10
Лут тирә-ягына күз ташлады. Сәдүм һәм Гамура шәһәрләре Раббы тарафыннан юк ителгәнгә кадәр, бөтен Үрдүн елгасы буйлары, Согар шәһәренә хәтле, тоташтан сугарылган – Раббы бакчасын яки мул сулы Мисыр җирләрен хәтерләтә иде.
Explorează Яратылыш 13:10
Acasă
Biblia
Planuri
Videoclipuri