Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 20

20
Ун боерык
1Шулчак Аллаһы түбәндәге сүзләрне әйтте:
2– Мин – сезне Мисырдан, коллык йортыннан коткарган Раббы Аллагыз.
3Сездә Миннән башка аллалар булмасын.
4Үзегезгә һичнинди потлар ясамагыз. Югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, яисә җир асты суларында булган нәрсәләргә охшатып, сын-сурәтләр ясамагыз. 5Аларга табынмагыз, сәҗдә кылмагыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, бары тик Үземә генә тугры булып калуны таләп итүче Затмын. Миннән йөз чөергән аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынгача балаларына җәза бирүчемен. 6Ә Мине яраткан һәм әмерләремне үтәгәннәрнең меңенче буынына кадәр мәрхәмәт күрсәтүчемен.
7Раббы Аллагызның исемен кирәкмәскә телгә алмагыз: Аның исемен кирәкмәскә телгә алган кешегә Раббы җәза бирми калмас.
8Шимбә көнне изге көн буларак билгеләп үтегез. 9Алты көн дәвамында бөтен эшләрегезне эшләгез, 10ә җиденче көн – Раббы Аллагызга багышланган ял көне. Ул көнне сезгә эшләргә ярамый – үзегез дә, угыл-кызларыгыз да, ир вә хатын-кыз колларыгыз да, шәһәрләрегездәге килмешәкләр дә, терлегегез дә эшләмәсен. 11Чөнки Раббы, алты көн буе эшләп, күкне, җирне, диңгезне һәм анда булган барлык нәрсәләрне булдырды, ә җиденче көнне ял итте. Шуңа күрә шимбә көнне Раббы мөбарәк кылды. Аны изге бер көн итәрәк аерды.
12Ата-анаңны хөрмәт ит. Шулай эшләсәң, Раббы Аллаң сиңа бирәсе җирдә гомерең озын булыр.
13Кеше үтермә.
14Зина кылма.
15Урлашма.
16Якыныңа каршы ялган шаһитлык итмә.
17Башка берәүнең өенә, хатынына, ир яки хатын-кыз колына, үгезенә яки ишәгенә – гомумән, кеше малына нәфесеңне сузма.
Исраилиләрнең Аллаһыдан куркуы
18Күк күкрәвен һәм мөгез быргы тавышын ишетеп, яшен яшьнәвен һәм төтенле тауны күреп, кешеләр, куркудан калтырана-калтырана, артка чигенделәр. 19Халык Мусага:
– Безгә син сөйлә, ә без сине тыңларбыз; Аллаһы сөйләшмәсен безнең белән, югыйсә үләрбез, – диде.
20Халыкка җавап итеп, Муса болай диде:
– Курыкмагыз! Аллаһы сезне сынарга дип, һәм сез, Аны хөрмәт итеп, гөнаһ кылмасын дип килде.
21Халык таудан ерактарак торды, Муса исә эчендә Аллаһы булган кара болытка таба юнәлде.
Мәзбәх турындагы канун
22Шулвакыт Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә сүземне җиткер: «Күктән торып, сезнең белән ничек сөйләшкәнемне күрдегез; 23шулай булгач, Минем янга көмештән яки алтыннан потлар ясап куймагыз. 24Сез Миңа туфрактан мәзбәх ясагыз, үзегезнең вак һәм эре терлегегезне тулаем яндыру вә татулык корбаны итеп шунда яндырыгыз. Исемемне хөрмәт итү өчен билгеләнгән һәр урынга килеп, Мин сезгә Үземнең фатихамны бирермен. 25Минем өчен мәзбәхне таштан ясаган очракта, шомартылган таш кулланмагыз; ташны кискеч белән эшкәртсәгез, мәзбәхне нәҗесләү#20:25 Нәҗес – дини мәгънәдә пычрак, шакшы булу. булыр. 26Мәзбәхкә баскычтан менәрлек булмасын, югыйсә кием астында шәрә урыныгыз күренер».

Atualmente selecionado:

Чыгыш 20: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão