Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 19

19
Аллаһының Синай тавында исраилиләргә күренүе
1-2Мисырдан китүләренең өченче аенда, айның беренче көнендә Исраил халкы Синай чүленә килеп җитте; Рефидимнән китеп, биредә тукталганнан соң, тау каршындагы бер урында чатырларын корды. 3Муса Аллаһы хозурына тауга менде, һәм Раббы таудан аңа болай дип сүз катты:
– Ягъкуб токымына, ягъни Исраил халкына әйт: 4«Мисыр халкына Минем ниләр кылганымны һәм сезне, бөркет канатларына утырткандай, Мисырдан Үз яныма алып килгәнемне күрдегез. 5Хәзер, әгәр Миңа тулысынча буйсынсагыз һәм Минем белән төзегән килешүгә тугрылык сакласагыз, башка халыклар арасыннан Мин сайлап алган халык булырсыз. Бөтен җир – Минеке, 6ә сез Минем өчен руханилар патшалыгы, изге халык булырсыз». Минем шушы сүзләремне исраилиләргә җиткер.
7Шуннан соң Муса таудан төште һәм, халыкның өлкәннәрен җыеп, Раббы кушканнарның һәммәсен аларга җиткерде. 8Бар халык бертавыштан:
– Без Раббы әйткәннәрнең барысын да үтәрбез, – дип җавап кайтарды.
Муса халыкның җавабын Раббыга ирештерде.
9Раббы Мусага:
– Халык Минем белән сөйләшүеңне ишетсен һәм сиңа һәрвакыт ышансын өчен, Мин синең янга куе болыт эчендә килермен, – диде.
Кешеләрнең нәрсә әйткәнен Раббыга сөйләп биргәннән соң, 10Раббы Мусага болай диде:
– Халык янына бар! Бүген һәм иртәгә аларны изгеләндер! Кешеләр үзләренең киемнәрен юсыннар һәм 11өченче көнгә әзер булып торсыннар: Мин бөтен халыкның күз алдында Синай тавына төшәрмен. 12-13Син тау тирәли сызык сыз да халыкка әйт: «Сак булыгыз! Тауга күтәрелмәгез, хәтта тау итәгенә дә якынлашмагыз. Тауга орынган җан иясе – кешеме ул, хайванмы – үлем җәзасына тартылырга тиеш: аны таш яки ук атып үтерегез, тик кул белән кагылмагыз». Халык мөгез быргы кычкыртканны көтсен, бары тик шуннан соң гына алар тауга күтәрелә алырлар.
14Муса таудан төште дә халыкны изгеләндерде. Кешеләр үз киемнәрен юдылар. 15Муса халыкка:
– Берсекөнгә әзер булып торыгыз, аңарчы хатыннарыгыз белән якынлык кылмагыз, – дип әйтеп куйды.
16Өченче көнне иртән тауга куе болыт төште, күк күкрәп, яшен яшьнәде һәм быргының колак яргыч тавышы ишетелде – стандагы халык курка калды. 17Шулвакыт Муса кешеләрне, Аллаһы белән очрашырга дип, станнан алып чыкты, һәм алар тау итәге янына килеп бастылар. 18Синай тавы төтенгә күмелде, чөнки Раббы тауга ут эчендә төште. Таудан, мичтән чыккан сыман, төтен бөркелә иде. Тау тоташтан селкенеп торды. 19Быргы тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Шулчак Муса Аллаһыга мөрәҗәгать итте, һәм Аллаһы, күк күкрәтеп, аңа җавап кайтарды. 20Раббы Синай тавының башына төште һәм Мусаны Үз янына чакырды. Шуннан Муса тауга күтәрелде.
21Раббы Мусага әйтте:
– Аска төш тә халыкны кисәт: Мине күрергә дип ашкынмасыннар, югыйсә күбесе үләр. 22Хәтта Миңа якынлашырга җыенган руханилар да үзләрен пакьләргә тиеш; пакьләмәсәләр, аларны да һәлак итәрмен.
23– Халык Синай тавына менә алмый, – диде Муса. – Син бит тау тирәли сызык сызарга һәм шул җирне изге дип исәпләргә куштың.
24– Аска төш, – дип җавап кайтарды Раббы, – һәм бирегә Һарунны алып мен. Әмма руханилар һәм халык Минем янга тауга менәргә ашкынмасын, юкса Мин аларны җәзалармын.
25Муса аска – халык янына төшеп, боларның барысын да аларга сөйләп бирде.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 19: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão