Ашаганнан соң Гайсә Шимун Петердән:
– Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? – дип сорады.
Петер Аңа:
– Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.
Гайсә аңа:
– Минем бәрәннәремне ашат, – диде.
Гайсә икенче мәртәбә:
– Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.
Петер Аңа:
– Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.
– Минем сарыкларымны көт, – диде Гайсә.
Өченче мәртәбә Ул Петердән:
– Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.
Петер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» – дип, өченче мәртәбә соравына көенеп:
– Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Син яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.
Гайсә аңа:
– Минем сарыкларымны ашат, – диде.