1
Рәсүлләр 1:8
Изге Язма
Әмма сез, үзегезгә Изге Рух иңгәч, кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз.
Compare
Рәсүлләр 1:8ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
2
Рәсүлләр 1:7
Ул исә аларга: – Ата Үз хакимлеге белән билгеләгән вакыт һәм мизгелләрне белү сезнең эшегез түгел, – диде.
Рәсүлләр 1:7ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
3
Рәсүлләр 1:4-5
Көннәрнең берендә рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый әмер бирде: – Иерусалимнән китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне көтегез. Мин сезгә ул турыда сөйләгән идем инде. Яхъя суга чумдырды, ә сезне, берничә көн үткәч, Изге Рухка чумдырырлар.
Рәсүлләр 1:4-5ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
4
Рәсүлләр 1:3
Газап чиккәннән соң, күп санлы хак дәлилләр белән Гайсә Үзенең тере икәнен исбат итте, кырык көн буена рәсүлләргә күренеп торды һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде.
Рәсүлләр 1:3ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
5
Рәсүлләр 1:9
Шушы сүзләрне әйткәч, Гайсә аларның күз алдында күккә күтәреп алынды һәм болыт Аны күз алларыннан алып китте.
Рәсүлләр 1:9ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
6
Рәсүлләр 1:10-11
Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт алар янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар.
Рәсүлләр 1:10-11ਪੜਚੋਲ ਕਰੋ
Home
ਬਾਈਬਲ
Plans
ਵੀਡੀਓ