Яхъя 21:15-17
Яхъя 21:15-17 TTRBBL
Ашаганнан соң Гайсә Шимун Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем бәрәннәремне ашат, – диде. Гайсә икенче мәртәбә: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. – Минем сарыкларымны көт, – диде Гайсә. Өченче мәртәбә Ул Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» – дип, өченче мәртәбә соравына көенеп: – Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Син яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем сарыкларымны ашат, – диде.