YouVersion Logo
Search Icon

Яхъя 1

1
Сүз Кеше булды
1Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган. 2Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган. 3Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аңардан башка яратылмаган. 4Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. 5Яктылык караңгылыкта яктырта, караңгылык исә аны сүндерә алмаган.
6Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде. 7Яхъя шаһит булып килде. Аның аркасында барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде. 8Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде.
9Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде. 10Ул дөньяда булды, ләкин дөнья, Аның аша яратылган булуына карамастан, Аны танымады. 11Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде. 12Ә Аны кабул итеп, Аңа инанучыларга Ул Аллаһы балалары булу хокукы бирде. 13Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, ә Аллаһыдан тудылар.
14Сүз Кеше булды, безнең арада яшәде, мәрхәмәт вә хакыйкать белән тулы иде Ул. Без Аның данын, Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек.
15Яхъя Аның хакында шаһитлык биреп:
– «Артымнан Килүче миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте.
16Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык, 17Канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде. 18Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата өчен иң якын, бердәнбер Углы безгә танытты#1:18 Кайбер борынгы кулъязмаларда бу җөмләдә «Угыл» сузе урынына «Аллаһы» сузе язылган, һәм җөмлә болай аңлашыла: «Аны безгә бердәнбер Углы танытты, Ул Үзе – Аллаһы да, Атага иң якыны да». .
Яхъяның шаһитлыгы
19-20Иерусалим яһүдиләре руханиларны һәм левиләрне#1:19-20 Леви – Ягъкуб угылларының берсе. Леви токымыннан булган кешеләр (левиләр) генә Аллаһы әмере нигезендә Аллаһы йортында рухани ярдәмчесе хезмәтен башкарганнар. Яхъядан: «Син кем?» – дип сорарга җибәргәч, ул үз шаһитлыгын бирде. Аларга ачыктан-ачык, һич тә яшермичә:
– Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте ул.
21-22Алар аңардан:
– Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар.
– Юк, – диде ул.
– Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме?
– Юк, – дип җавап бирде Яхъя. Шунда алар:
– Алайса, кем соң син? Безне монда җибәргәннәргә җавап бирү өчен, үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең?
23Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде:
– Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз, дип чүлдә яңгыраучы тавыш»#1:23 Карагыз: «Ишагыйя», 40:3. .
24Җибәрелгәннәр фарисейлардан иде. 25Алар Яхъядан:
– Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә түгелсең, ни өчен соң суга чумдырып йөрисең? – дип сорадылар.
26Яхъя аларга:
– Мин чумдыру йоласын су белән башкарам. Әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора, 27Артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – дип җавап бирде.
28Бу вакыйгалар Яхъя суга чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйт-Әниядә булды. 29Икенче көнне Яхъя, каршына килүче Гайсәне күреп:
– Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне. 30«Артымнан килүче Берәү миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде», – дип сөйләгәнем Ул – Үзе. 31Мин Аны танымадым, ләкин, Аны Исраил халкына таныту өчен, суга чумдыру йоласын башкарырга килдем, – дип әйтте.
32Яхъя болай дип янә шаһитлык бирде:
– Мин Рухның күгәрчен кебек Гайсәгә күктән иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем. 33Мин Аны танымас идем, әмма суга чумдырырга дип мине җибәргән Зат: «Рухның кемгә иңүен һәм өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр» дигән иде. 34Мин моны күрдем һәм шаһитлык бирәм: Ул – Аллаһы Углы.
Гайсәнең беренче шәкертләре
35Иртәгесе көнне ике шәкерте белән шул ук урында торган Яхъя 36узып баручы Гайсәне күреп:
– Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне, – диде.
37Ике шәкерт, аның бу сүзләрен ишетеп, Гайсә артыннан киттеләр. 38Гайсә исә борылып карап, аларның арттан килүен күрде дә:
– Сезгә нәрсә кирәк? – диде.
Алар Аңардан:
– Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.)
39Гайсә аларга:
– Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде.
Сәгать дүртләр чамасы#1:39 Сәгать дүртләр чамасы – грекча сүзгә-сүз: сәгать уныннар чамасы. Сүзлектәге «Вакыт хисабы»н карагыз. иде. Алар, Гайсә белән барып, кайда яшәгәнен күрделәр һәм ул көнне Аның янында калдылар.
40Яхъяның Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аның артыннан киткән икенең берсе Шимун Петернең бертуган кардәше Әндри иде. 41-42Иң элек ул Шимунны табып, аңа:
– Без Мәсихне очраттык, – диде һәм аны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сөртелгән Зат#1:41-42 Май сөртелгән Зат – Руханилар Аллаһы кушуы буенча Исраил патшасын билгеләгәндә сайланган кешенең башына зәйтүн мае сөртә торган булганнар. Аллаһы тарафыннан дөньяны коткару өчен сайланып май сөртелгән Зат – Мәсих. мәгънәсендә.)
Гайсә исә, Шимунга карап:
– Син – Яхъя углы Шимун. Синең исемең Кифас булыр, – диде. (Кифас һәм Петер#1:41-42 Кифас һәм Петер – арамей телендә «Кифас», грек телендә «Петер» дигән исемнәр – кыя мәгънәсендә. дигән исемнәр кыя мәгънәсендә.)
43-44Икенче көнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйт-Сайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа:
– Минем артымнан бар, – диде.
45Филип, Натанаилне табып алып:
– Без насаралы Йосыф углы Гайсәне таптык. Аның хакында Муса – Канунда, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде.
46Натанаил исә аннан:
– Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип сорады.
– Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.
47Гайсә, Үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аның хакында:
– Менә чын исраили, аңарда һичнинди мәкер юк, – диде.
48Натанаил Аңардан:
– Син мине каян беләсең? – дип сорады.
– Филип чакырганчы ук, инҗир агачы төбендә күрдем Мин сине, – дип җавап бирде Гайсә.
49– Остаз! Син – Аллаһы Углы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил.
50Гайсә:
– Син: «Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем», – дигәнемә күрә генә ышанасыңмы? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, – дип җавап бирде һәм, дәвам итеп, – 51Сезгә хак сүз әйтәм: күкләр ачылуын һәм Аллаһы фәрештәләренең Адәм Углы янына күтәрелүләрен һәм иңүләрен күрерсез, – диде.

Currently Selected:

Яхъя 1: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in