YouVersion Logo
Search Icon

Яхъя 2

2
Гайсәнең суны шәрабка әйләндерүе
1Өченче көнне Гәлиләя өлкәсенең Кәна шәһәрендә туй уздырылды, анда Гайсәнең анасы да бар иде. 2Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде. 3Шәраб җитмәгәч, анасы Гайсәгә:
– Аларның шәраблары беткән, – диде.
4– Ханым, син ни өчен моны Миңа әйтәсең? Минем әле вакытым килеп җитмәде, – диде Гайсә аңа.
5Анасы хезмәтчеләргә:
– Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.
6Анда яһүдиләр йоласы буенча пакьләнү өчен куелган ике яки өч үлчәм#2:6 …ике яки өч үлчәм… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: ике яки өч метретес. Метретес – сыеклык үлчәү берәмлеге, 40 л. су сыйдырышлы алты таш чүлмәк бар иде. 7Гайсә хезмәтчеләргә:
– Чүлмәкләрне су белән тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мөлдерәмә итеп тутырдылар.
8Шуннан соң Гайсә аларга:
– Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде.
Алар илтеп бирделәр. 9Туй башлыгы шәрабның кайдан икәнен белми иде. Бу турыда суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып:
10– Башта һәркем яхшы шәраб бирә, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны иң соңга калдыргансың, – диде.
11Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы гамәлләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа иман китерделәр.
12Шуннан соң Ул, анасы, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәһәренә килеп, берничә көнгә шунда калды.
Гайсәнең сату-алучыларны Аллаһы йортыннан куып чыгаруы
13Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашканда, Гайсә Иерусалимгә килде. 14Андагы Аллаһы йортында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм акча алмаштырып утыручыларны күргәч, Ул, 15баудан чыбыркы үреп, сарыклары, үгезләре белән бергә һәммәсен Аллаһы йортыннан куып чыгарды. Акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде, өстәлләрен аударды. 16Күгәрчен сатучыларга:
– Боларны моннан алып китегез! Атамның йортын базарга әйләндермәгез! – диде.
17Шунда Аның шәкертләре: «Йортың өчен җан атып көям Мин»#2:17 Карагыз: «Зәбур», 68:10. , – дип язылган сүзләрне исләренә төшерделәр.
18Шуннан яһүдиләр Гайсәдән:
– Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди галәмәт белән исбат итә аласың? – дип сорадылар.
19Гайсә аларга:
– Бу Аллаһы йортын җимереп ташлагыз, Мин аны өч көндә яңадан торгызачакмын, – диде.
20Моңа җавап итеп яһүдиләр:
– Бу Аллаһы йорты кырык алты ел төзелде, ә Син аны өч көндә генә торгыза алырсыңмы? – дип әйттеләр.
21Әмма Гайсә, Аллаһы йорты дип, Үзенең тәне хакында әйткән иде. 22Гайсә үледән терелтелгәч, шәкертләре Аның бу турыда әйткәнен исләренә төшерделәр һәм Изге язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар.
23Котылу бәйрәме көннәрендә Аның Иерусалимдә күрсәткән могҗизалы гамәлләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерделәр. 24-25Әмма Гайсә кешеләргә ышаныч багламады, чөнки аларның барысын да белә иде. Күңелләрендә нәрсә барын Ул белгәнгә, кемнең дә булса Аңа кешеләр турында сөйләве кирәк түгел иде.

Currently Selected:

Яхъя 2: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in