YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 24

24
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
1Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләгән хуш исле майларын алып, иртән иртүк мәгарә янына килделәр 2һәм күрделәр: кабер авызын томалаган ташны кемдер читкә тәгәрәткән. 3Эчкә кергәч исә, Хаким Гайсәнең җәсәден тапмадылар. 4Бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдында ялтыравыклы киемнән ике ир кеше пәйда булды. 5Хатыннар, куркып, җиргә текәлделәр. Әлеге кешеләр аларга:
– Нигә сез тере Затны үлеләр арасыннан эзлисез? – диделәр. – 6Юк Ул монда: Ул үледән терелде. Гәлиләядә чагында сезгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез: 7«Адәм Углы гөнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм өченче көндә үледән терелергә тиеш», – дигән иде Ул сезгә.
8Шунда Гайсәнең сүзләре аларның исенә төште. 9Кабер яныннан кайтканнан соң, бу хәл хакында алар унбер шәкерткә һәм башкаларга хәбәр иттеләр. 10Рәсүлләргә бу хакта магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкуб анасы Мәрьям, шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сөйләде. 11Әмма хатын-кызларның сүзләре рәсүлләргә буш нәрсә кебек тоелды, һәм алар моңа ышанмадылар. 12Ләкин Петер кабер янына торып йөгерде һәм, иелеп мәгарә эченә караганнан соң, кәфенлекне генә күрде. Шушы хәлгә бик гаҗәпләнеп, ул өенә кайтты.
Эммаус юлында
13Шул ук көнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнән унбер чакрымдагы#24:13 Унбер чакрым – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: алтмыш стадия; стадия – озынлык үлчәү берәмлеге, 192 м. Эммаус авылына барырга чыкты. 14Алар булып узган шушы вакыйгалар хакында сөйләшеп бардылар. 15Шулай гәпләшеп, фикер алышып атлаган чакта, Гайсә Үзе, алар янына килеп, рәттән бара башлады. 16Әмма шәкертләрнең күзләре томаланган кебек булганга, алар Аны танымадылар. 17Ул исә алардан:
– Нәрсә хакында гәпләшеп барасыз сез? – дип сорады.
Алар, йөзләре караңгыланып, туктап калдылар. 18Шәкертләрнең берсе – Клеопас атлысы – Аңа:
– Шушы көннәрдә Иерусалимдә ниләр булганын шәһәргә килүчеләрдән бары Син генә белмисеңдер, – диде.
19Ул алардан:
– Нәрсә булганын? – дип сорады.
Шәкертләр Аңа:
– Насаралы Гайсә белән булган хәлне, – дип җавап бирделәр. – Ул Аллаһы алдында һәм бөтен халык алдында эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде. 20Әмма безнең баш руханилар һәм башлыклар, Аңа үлем җәзасы бирер өчен, хөкем кулына тапшырдылар, аннары Аны хачка кадакладылар. 21Ә без «Исраилне азат итәргә тиешле Кеше – Ул булыр» дип өметләнгән идек. Шуның өстенә менә тагын ниләр булды: ул вакыйгадан соң инде менә өченче көн китте, һәм 22арабыздан берничә хатын безне таң калдырды: алар иртүк кабер янына барганнар, 23әмма Аның җәсәден тапмаганнар. Шунда каршыларында фәрештәләрнең пәйда булуын һәм «Ул – тере!» дип әйтүен кайтып сөйләделәр. 24Аннары арабыздан кайберәүләр, кабер янына барып, хатыннар сүзенең дөреслеген күрделәр; Гайсә кабердә юк иде.
25Шунда Гайсә аларга:
– И-и аңсызлар, пәйгамбәрләрнең барлык сүзләренә сез шундый авырлык белән ышанасыз! 26Үзенең шөһрәтенә ирешкәнче, Мәсих шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? – диде.
27Шуннан Ул, Муса пәйгамбәр һәм барча пәйгамбәрләрдән башлап, барлык Язмаларда Үзе хакында әйтелгәнне аңлатып бирде.
28Алар үзләре барасы авылга якынлаштылар, ә Гайсә Үз юлын дәвам итәргә теләгән кебек итте. 29Әмма алар:
– Инде кич якынлашып килә, безнең белән кал, – дип, Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән өйгә керде. 30Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Ул, кулына икмәк алып шөкрана кылганнан соң, шәкертләргә сындырып бирде. 31Шулчак аларның күзләре ачылып киткәндәй булды, һәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды. 32Алар бер-берсенә:
– Безнең белән юлда сөйләшеп барганда һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диештеләр.
33Шуннан алар тордылар да Иерусалимгә әйләнеп кайттылар. Анда унбер шәкерт һәм алар белән башка кешеләр җыелган булып:
34– Хакимебез, чыннан да, үледән терелде һәм Шимунга күренде, – дип сөйләшеп тора иделәр.
35Әлеге ике шәкерт тә юлда булган вакыйганы һәм икмәк сындырган чакта Гайсәне ничек итеп танып алулары хакында сөйләп бирделәр.
Гайсәнең шәкертләргә күренүе
36Алар шушы хакта сөйләп торганда, Гайсә Үзе аларның уртасында пәйда булып:
– Иминлек сезгә! – диде.
37Алар, өрәктер бу дип уйлап, куркудан катып калдылар. 38Ләкин Ул аларга:
– Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик керә? – диде. – 39Кулларыма һәм аякларыма карагыз – Мин бу. Орынып карагыз Миңа; өрәкнең тән-бәдәне һәм сөяге булмый, ә Миндә, күргәнегезчә, бар.
40Шул сүзләр белән Ул аларга кул-аякларын күрсәтте. 41Тегеләр шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән һаман ышанмый торганда, Ул алардан:
– Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады.
42Алар Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр. 43Ул, балыкны алып, аларның күз алларында ашады.
44Аннан соң Гайсә аларга:
– Сезнең янда чакта Мин нәкъ менә шушы турыда сөйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең язмаларында һәм Зәбурда Минем хакта әйтелгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырга тиеш, – диде.
45Аннары Ул, Изге язманы аңлар өчен аларның зиһеннәрен ачып:
46– Изге язмада болай диелгән: Мәсих газап чигәргә, өченче көндә үледән терелергә, 47шулай ук тәүбәгә килү һәм гөнаһларның кичерелүе турындагы хәбәр Иерусалимнән башлап барча халыкларга Аның исеменнән вәгазь кылынырга тиеш, – диде. – 48Сез шушы хәлләрнең шаһитыдыр. 49Мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрермен; сез исә, югарыдан кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз.
Гайсәнең күккә ашуы
50Шуннан Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйт-Әниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, аларга фатихасын күндерде. 51Шул рәвешле фатихасын күндереп торган чакта, Ул алардан ерагая башлады да күккә алынды. 52Шәкертләр Аңа сәҗдә кылдылар, аннары, сөенә-сөенә, Иерусалимгә кайттылар. 53Аллаһыны данлап, алар һәрчак Аллаһы йортында булдылар.

Currently Selected:

Лүк 24: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in