YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 6

6
Без гөнаһка карата үле
1Нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте артсын дип, гөнаһ кылуны дәвам итәргәме? 2Һичбер вакытта да! Без гөнаһка карата үле: шулай булгач, ничек гөнаһ кылуны дәвам итә алабыз? 3Безнең һәммәбезнең, суга чумдыру йоласы аша Мәсих Гайсәгә чумдырылып, Аның үлемен уртаклашуыбызны белмисезме әллә сез? 4Атаның бөек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгәндәй, яңа тормышта яшәү өчен, без чумдыру йоласы аша үлемен уртаклашып, Аның белән бергә күмелдек. 5Мәсих белән бертөрле үлемдә берләшкәнбез икән, үледән терелүдә дә Аның белән берләшербез.
6Без беләбез: гөнаһлы асылыбызның хакимлегеннән коткару өчен һәм инде гөнаһ коллары булмасак идек дип, элекке кешебез Мәсих белән бергә хачка кадакланды. 7Үлгән кеше гөнаһ хакимлегеннән азат ителде бит инде. 8Әмма Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз. 9Без беләбез ки: үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлмәс, үлем инде Аңа хаким булмас. 10Аның үлүе гөнаһ өчен иде, һәм Ул гөнаһка карата бөтенләйгә үлде. Әмма хәзер Аның гомер сөреше – Аллаһы өчен яшәү. 11Шулай ук сез дә үзегезгә гөнаһ өчен үле, әмма Аллаһы өчен Мәсих Гайсә белән берлектә яшәүче дип карагыз.
12Шуңа күрә, гөнаһка фани тәнегез белән хакимлек итәргә юл куймагыз, аның нәфесләренә буйсынмагыз. 13Тәнегезнең әгъзаларын явызлык коралы итеп, гөнаһка тапшырмагыз. Киресенчә, үзегезне, үлемнән тормышка күчерелгәннәр буларак, Аллаһыга тапшырыгыз һәм тәнегезнең әгъзаларын хаклык коралы итеп, Аңа бирегез. 14Гөнаһ сезнең белән хакимлек итәргә тиеш түгел, чөнки сез Канун таләпләре белән түгел, ә Аллаһы мәрхәмәтендә яшисез.
Гөнаһтан азат булу
15Инде нишләргә хәзер? Канун таләпләре белән түгел, ә бәлки Аллаһының мәрхәмәтендә яшәгәнгә күрә, гөнаһ кылыргамы инде?! Һич тә алай түгел! 16Үзегезне кемгә дә булса коллыкка тапшырсагыз, шул кешенең итагатьле колы буласыгызны беләсез бит: гөнаһ колы булу сезне – үлемгә, Аллаһыга итагатьле булу исә Аның каршында аклануга китерә. 17Аллаһыга шөкер, элек гөнаһ коллары булсагыз да, хәзер инде үзегез кабул итеп алган тәгълиматка чын күңелдән буйсынасыз. 18Гөнаһтан азат ителгәч, хаклык коллары булдыгыз. 19(Сезнең кешеләрчә зиһенсезлегегезне истә тотып, кешеләр фикер йөрткәнчә сөйлим.) Элек тәннәрегезне явыз эшләргә китерүче бозыклыкка һәм явызлыкка кол итеп тапшырдыгыз. Ә хәзер аларны, изге тормышка илтүче хаклыкка кол итеп тапшырыгыз.
20Сез гөнаһ коллары булганда, хаклык гамәлләреннән азат идегез. 21Кылган яман гамәлләрегездән нинди файда алдыгыз? Ул чакта алган нәрсәләрегездән хәзер ояласыз, аларның ахыры – үлем бит. 22Хәзер исә сез гөнаһтан азат һәм Аллаһының коллары булдыгыз, моның җимеше – изгелек, ә нәтиҗәсе – мәңгелек тормыш. 23Гөнаһ өчен әҗер – үлем бит, ә инде Аллаһының мәрхәмәт белән бирелгән бүләге – Хакимебез Мәсих Гайсәдәге мәңгелек тормыш.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in