YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 7

7
Кануннан азат булу
1Имандашлар, сез Канунны беләсез бит: кеше исән вакытта гына аның белән Канун хакимлек итүе сезгә билгеле түгелме? 2Мәсәлән, кияүдәге хатын ире исән чакта канун буенча ире белән бәйләнгән; ә ире үлсә, хатын үзен иренә бәйләп торучы кануннан азат ителә. 3Шуңа күрә, ире исән чакта, башка ир-атныкы булса, зина кылучы дип аталачак; ә инде ире үлсә, хатын бу кануннан азат ителә һәм, башка берәүгә кияүгә чыкса да, зина кылучы булмый. 4Сезнең белән дә шулай, имандашларым. Аллаһыга уңыш китерергә дип, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелтелгән Мәсихнеке булу өчен, Аның үлеме аркылы Канун өчен үлдегез. 5Гөнаһлы табигатебез йогынтысында яшәгәндә, Канун бәдәнебез әгъзаларындагы гөнаһлы нәфесләрне уята иде. Аларның нәтиҗәсе исә – үлемдер. 6Хәзер исә, кайчандыр безне бәйләп торган Канунга карата үлгәч, бу Кануннан азат ителдек: элеккечә – Канун буенча түгел, ә яңача – Изге Рух күрсәткәнчә, Аллаһыга хезмәт итәбез.
Аллаһы кануны һәм гөнаһ
7Инде нәрсә әйтик? Әллә Канун гөнаһмы? Һич тә юк! Әмма мин гөнаһны Канун аркылы гына белдем. Әгәр Канун: «Башка кешенекенә нәфесеңне сузма»#7:7 Карагыз: «Чыгыш», 20:17; «Канун», 5:21. , – димәсә, мин нәфесләнүнең нәрсә икәнен аңламаган булыр идем. 8Әмма гөнаһ, бу әмердән файдаланып, миндә һәртөрле нәфес теләкләре уятты. Кануннан башка гөнаһ үле. 9Кайчандыр мин Канунны белми яшәдем, әмма Канун әмерен белгәннән соң, гөнаһ терелде, 10һәм мин үлдем. Димәк, яшәү алып килергә тиешле әмер үлем китергән булып чыкты. 11Гөнаһ, әмернең үзеннән файдаланып, мине алдады һәм үлемгә китерде. 12Ләкин Канун изге, әмер дә изге, гадел һәм яхшы.
13Димәк, яхшы нәрсә миңа үлем китердемени? Һич тә алай түгел! Әмма гөнаһ, гөнаһ булып танылсын өчен, яхшы нәрсә аркылы миңа үлем китерде. Шулай итеп, әмер аша гөнаһның никадәр куркыныч икәнлеге ачыграк күренде.
Гөнаһ белән көрәшү
14Без Канунның рухи икәнен беләбез. Мин исә дөньяви, гөнаһка кол итеп сатылганмын. 15Нәрсә эшләвемне дә аңламыйм: теләгәнемне түгел, нәфрәт иткәнемне эшлим. 16Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, Канунның яхшы булуы белән килешәм. 17Шулай булгач, инде моны үзем түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли. 18Мин бит беләм: миндә, ягъни гөнаһлы табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк, хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм. 19Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, теләмәгән явызлыкны эшлим мин. 20Димәк, теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли.
21Моннан шундый кагыйдә килеп чыга: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин явызлыктан арына алмыйм. 22Эчемнән Аллаһы канунына шатланам, 23әмма үз тәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы көрәшә һәм мине үземдә эш итүче гөнаһ канунына буйсындыра. 24Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр? 25Мине Хакимебез Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаһыга шөкер! Менә мин акылым белән Аллаһы канунына, ә гөнаһлы табигатем белән гөнаһ канунына хезмәт итәм.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in