YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 8

8
Рух буенча яшәү
1Шулай итеп, Мәсих Гайсәдә булганнарга хәзер һичнинди хөкем юк, 2чөнки тормыш бирүче Рухның кануны Мәсих Гайсә аркылы сине#8:2 Сине – кайбер борынгы кулъязмаларда: мине. гөнаһ һәм үлем кануныннан азат итте. 3Гөнаһлы табигатебез көчсез булганга, Канун башкара алмаганны Аллаһы Үзе башкарды. Ул Үз Углын гөнаһлы кешегә охшатып җибәрде, һәм, Аны корбан итеп, кеше тәнендә гөнаһны хөкем итте. 4Аллаһы моны Канунның гадел таләпләре бездә, гөнаһлы табигать буенча түгел, Рух буенча яшәүчеләрдә гамәлгә ашсын өчен эшләде.
5Гөнаһлы табигать буенча яшәүчеләр шул табигать теләге буенча гына, ә Рух буенча яшәүчеләр Изге Рух теләгәнчә фикер йөртәләр. 6Гөнаһлы табигать буенча уйлау – үлемгә, ә Рух буенча уйлау тормышка һәм иминлеккә китерә. 7Гөнаһлы табигать буенча фикер йөртүче – Аллаһыга дошман. Ул Аллаһы канунына буйсынмый һәм буйсына да алмый. 8Гөнаһлы табигать буенча яшәүчеләр Аллаһыга ярый алмыйлар.
9Әмма ләкин сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез гөнаһлы табигать буенча түгел, Рух буенча яши торган буласыз. Инде берәүдә Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел. 10Тәнегез гөнаһ аркасында үле булып та, Мәсих сездә икән, Аллаһы сезне аклаганга күрә, Изге Рух сезнең өчен тормыш була. 11Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһының Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаһы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк.
12Шуңа күрә, имандашлар, гөнаһлы табигатебезгә бурычыбыз юк, без ул теләгәнчә яшәргә тиеш түгел. 13Гөнаһлы табигать буенча яшәсәгез, сез үләчәксез. Ә инде гөнаһлы эшләрегезне Изге Рух ярдәмендә үтерәсез икән, сез яшәячәксез. 14Аллаһы Рухы йөрткән кешеләрнең һәммәсе дә – Аллаһы балалары. 15Сез тагын куркып яшәүгә китерә торган коллык рухын түгел, Аллаһы балалары итүче Рухны кабул итеп алдыгыз. Ул Рух аша без: «И газиз Атам!#8:15 И газиз Атам! – Грек телендәге төп нөсхәдә әлеге сүз – «Абба» – арамей телендә бирелгән. » – дип, Аллаһыга мөрәҗәгать итәбез. 16Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. 17Әгәр Аның балалары икәнбез, Аллаһы варислары да – без. Без Аның мирасын Мәсих белән бергә кабул итеп алабыз. Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның белән бергә дан-шөһрәткә дә ия булырбыз бит.
Булачак дан
18Мин болай уйлыйм: хәзерге вакытлы газаплар киләчәктә безгә күрсәтеләчәк дан-шөһрәт белән чагыштырганда бернигә тормый. 19Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәннәрнең һәммәсе Аллаһы Үз балаларын күрсәтәчәк көнне түземсезләнеп көтә. 20-21Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе яшәеш мәгънәсезлегенә буйсындырылды. Бу аларның ихтыяры буенча түгел, Буйсындыручының ихтыяры буенча эшләнде. Әмма Аллаһы балаларыныкыдай данлы иреккә ия булу өчен, Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсенең фанилык коллыгыннан котылу өмете бар.
22Без яратылганнарның һәммәсенең әлегә кадәр сыкрануын һәм бала тапкан хатындай газаплануын беләбез. 23Һәм алар гына түгел, без дә. Безгә биреләчәкләрнең беренче бүләге итеп Рухны алсак та, без тулысынча Аллаһы балалары булуыбызны – тәннәребезнең йолып алынуын түземсезләнеп көтеп, шулай ук эчтән сыкранабыз. 24Без шул өмет белән котылдык. Әмма инде күзгә күренеп торган нәрсәгә өметләнеп булмый. Кем күргәннәренә өметләнә инде?! 25Ә менә үзебез күрмәгән нәрсәгә өметләнәбез икән, аны сабырлык белән көтәбез.
26Шулай ук Рух та зәгыйфьлегебездә безгә ярдәм күрсәтә. Без хәтта нәрсә турында дога кылырга кирәк икәнен белмибез, ләкин Рух сүзләр белән әйтеп бирә алмаслык көрсенүләр аша безнең өчен Үзе ялвара. 27Йөрәкләрне сынаучы Аллаһы исә Рухның фикерен белә, чөнки Рух, Аллаһы ихтыяры буенча, изгеләр өчен ялвара.
28Белгәнебезчә, Аллаһыны яратучыларга, Үзенең нияте буенча чакырган кешеләренә яхшылык булсын өчен, һәрнәрсә ярдәм итә#8:28 Бу аятьне грек телендәге төп нөсхәдән болай да аңларга мөмкин: Белгәнебезчә, Аллаһы Үзен яратучыларга, Аның нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын өчен, һәрнәрсәдә алар белән бергә эш итә. . 29Аллаһы алданрак сайлаганнарны, Үз Углына охшаш булырлар дип, алдан билгеләп куйган иде, шуның белән күп санлы туганнары арасында Гайсә беренче туган Угыл булды. 30Ә кемнәрне алдан билгеләгән булса, Ул шуларны чакырды; кемнәрне чакырган булса, шуларны аклады; һәм кемнәрне аклаган булса, шуларга дан-шөһрәт бирде.
Аллаһының Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәте
31Моңа нәрсә әйтергә соң? Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала? 32Углын кызганмыйча, Аны безнең һәммәбез өчен биргән Аллаһы Аның белән бергә калган бар нәрсәне бүләк итә түгелме? 33Аллаһы сайлаганнарны кем гаепләр? Һичкем! Аллаһы аларны гаепсез дип таба. 34Кем аларны хөкем итә алыр? Мәсих Гайсә үлде, әмма алай гына да түгел – үледән терелтелде. Ул Аллаһының уң ягында тора һәм безнең өчен Аллаһыга ялвара. 35Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәт яки газапмы, эзәрлекләү, ачлык яки ялангачлыкмы, хәвеф яки кылычмы? 36Изге язмада болай дип язылган:
«Синең өчен көннең-көнендә җаныбызны кыялар,
безне сугым сарыклары итеп саныйлар»#8:36 Карагыз: «Зәбур», 43:23. .
37Әмма боларның һәммәсен дә безне яратучы Мәсих ярдәмендә тулысынча җиңеп чыгабыз. 38Мин инанам: үлем һәм тереклек тә, фәрештәләр һәм күктәге көчләр дә, хәзерге вә киләчәктәге нәрсәләр дә, кодрәтләр дә, 39биеклек һәм тирәнлек тә, барлыкка китерелгән һичбер нәрсә дә безне Аллаһының Хакимебез Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән аера алмаячак.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in