YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 3

3
1Шулай итеп, яһүди булуның өстенлеге яки сөннәтле булуның файдасы бармы? 2Һәрьяктан зур өстенлек бар! Беренчедән, Аллаһы сүзе нәкъ аларга әманәт ителгән. 3Һәм кайберәүләр Аллаһыга тугрылыклы булмаган икән, ни булыр? Аларның тугры булмаулары Аллаһының тугрылыклыгын юкка чыгарырмы? 4Һич тә алай түгел! Һәр кеше ялганчы булса да, Аллаһы хак, Үз сүзенә тугрылыклы. Аның турында Изге язмада язылган бит:
«Гаепләү сүзләрең хаклыдыр,
хөкемгә тартканда Син җиңәсең»#3:4 Карагыз: «Зәбур», 50:6. .
5Әгәр безнең гаделсезлегебез Аллаһының гаделлеген ачыграк күрсәтә икән, Аллаһы, өстебезгә ачуын яудырып, дөрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләрчә фикер йөртәм.) 6Һич тә! Юкса Аллаһы дөньяны ничек хөкем итә алыр иде? 7Әмма ялганчы булуым, Аллаһының хакыйкатен ачыграк күрсәтеп, Аның дан-шөһрәтен арттыра икән, ни өчен соң әле мин гөнаһлы дип хөкем ителәм? 8Шулай икән: «Яхшылык килеп чыксын өчен, яманлык кылыйк!» – дип әйтергәдер, бәлкем? Сез шулай әйтәсез икән дип, безне яманлап сөйлиләр дә кайберәүләр. Алар үзләренә тиешле хөкемне алачак.
Бер тәкъва кеше дә юк
9Димәк, ничек инде? Безнең хәлебез яһүди булмаганныкылардан яхшыракмы? Һич тә юк, без инде ачык күрсәттек: яһүдиләр дә, яһүди булмаганнар да – барысы да гөнаһ хакимлеге астында. 10Изге язмада язылган бит:
«Бер тәкъва кеше дә юк, бер генә дә.
11Акылга ия беркем дә юк, Аллаһыны эзләми беркем дә.
12Һәммәсе юлдан язган, бердәй бозылган;
игелек кылучы күренми, берәү дә юк»#3:12 Карагыз: «Зәбур», 13:1-3; 52:2-4. .
13«Ачык кабер базыдыр бугазлары,
телләре белән алдыйлар,
елан агуы сеңгән сүзләренә»#3:13 Карагыз: «Зәбур», 5:10; 139:4. .
14«Аларның авызы ләгънәт һәм әрнү белән тулы»#3:14 Карагыз: «Зәбур», 9:28. .
15«Аяклары аларның кан түгәргә ашыга,
16йөргән юлларында бары җимереклек һәм кайгы гына кала.
17Иминлек юлын белмиләр алар»#3:17 Карагыз: «Зәбур», 59:7-8. .
18«Аллаһыдан курку хисе юк аларда»#3:18 Карагыз: «Зәбур», 35:2. .
19Ә без беләбез: Канун нәрсә дә булса сөйли икән, ул Канун хакимлеге астында булганнарга сөйли. Шуның өчен беркем дә, үзен яклар өчен, авызын ача алмас, һәм бар дөнья Аллаһы каршында гаепле булыр. 20Канун таләпләрен үтәү белән Аның каршында беркем дә акланган булмас бит. Канун аркылы гөнаһыбызны төшенеп таныйбыз гына.
Иман аша аклану
21Әмма хәзер Муса канунына бәйсез рәвештә Аллаһының кешене ничек итеп аклавы ачыкланды. Бу турыда Канун һәм пәйгамбәрләр шаһитлык итә. 22Аллаһының кешене иман аша аклавы Гайсә Мәсихкә иман итүчеләрнең барысына да бирелә. Кеше белән кеше арасында аерма юк, 23чөнки барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар. 24Барысы да Аллаһы мәрхәмәте белән үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аркылы Аллаһының аклавын бүләк итеп алалар. 25-26Аллаһы Гайсәне кичерелү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Бу кичерелү Гайсәнең каны аша иман итүчеләргә бирелә. Шулай эшләп, элек кылынган гөнаһлар өчен җәза бирмичә, чиксез сабырлык күрсәтеп, Ул Үзенең хаклыгын раслады. Шулай итеп, хаклыгын хәзерге вакытта да күрсәтә: Ул Үзе хак һәм Гайсәгә иман итүчеләрне аклый#3:25-26 «Хаклык», «хак» һәм «аклау» дигән сүзләрнең тамыры грек телендәге төп нөсхәдә бер үк. .
27Шулай итеп, мактауга урын бармы инде? Юк, мактауга урын юк. Нәрсә нигезендә мөмкинлек калдырылмаган? Канунны үтәү нигезендәме? Юк, иман нигезендә. 28Без бит кешенең Канунны үтәүгә бәйсез рәвештә иман белән Аллаһы тарафыннан аклануын раслыйбыз. 29Аллаһы – яһүдиләр Алласы гынамы, башка халыкларныкы да түгелмени? Әлбәттә, башка халыкларныкы да, 30чөнки Аллаһы бер. Ул сөннәтлеләрне дә, сөннәтсезләрне дә иман белән аклый. 31Шулай итеп, без иманыбыз белән Канунны юкка чыгарабызмы? Һич тә алай түгел, киресенчә, без аны раслыйбыз.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in