YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 1

1
Паулның сәламе
1 Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү өчен сайлап куелган, Мәсих Гайсәнең рәсүл булырга чакырылган колы Паулдан сәлам!
2Аллаһы Яхшы хәбәрне алдан, Үзенең пәйгамбәрләре аркылы, Изге язмаларда вәгъдә иткән. 3Бу Яхшы хәбәрдә Аның Углы турында сөйләнелә. Ул чыгышы белән Давыт нәселеннән булган, 4ә изгелек Рухы Аны, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәткә ия Аллаһы Углы дип билгеләгән. Ул – Хакимебез Гайсә Мәсих. 5Аның исеме хакына бар халыклар арасындагы кешеләр Аллаһыга иман китерсеннәр һәм буйсынсыннар дип, Аның аркылы мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык. 6Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар.
7Аллаһының Рим шәһәрендә яшәүче барлык сөеклеләренә, изге булырга чакырылганнарга: Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Паулның Римга барырга теләве
8Иң элек Гайсә Мәсих аркылы һәммәгез өчен Аллама рәхмәтләр укыйм, чөнки иманыгыз хакында бөтен дөньяда сөйләнелә. 9Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаһы шаһит, Углы хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, Аңа бөтен рухым белән хезмәт итәм. 10Аллаһы Үз ихтыяры белән, ниһаять, яныгызга килергә мөмкинлек бирсен иде дип, догаларымда һәрвакыт ялварам. 11Сезне бик күрәсем һәм, сезне ныгыту өчен, миңа бирелгән рухи бүләк белән уртаклашасым килә, 12ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерә алуыбызны телим. 13Имандашлар, сезнең белеп торуыгызны телим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүди булмаган башка халыклар арасындагыдай, сездә дә уңыш җыеп алырга телим. 14Мин греклар һәм вәхшиләр, зирәкләр һәм наданнар алдында да бурычлымын. 15Шуңа күрә, мин сезгә, Римда яшәүчеләргә дә, Яхшы хәбәрне игълан итәргә атлыгып торам.
16Яхшы хәбәрдән оялмыйм, һәр иман итүчегә, башта яһүдигә, аннары яһүди булмаганга да котылу өчен, Аллаһының кодрәте бит ул. 17Бу Яхшы хәбәрдә Аллаһының кешеләрне иман аша һәм бары тик иман аша гына аклавы ачыклана. Изге язмада язылганча: «Иман аша акланган кеше яшәячәк»#1:17 Карагыз: «Хабаккук», 2:4. .
Кешеләрнең гаеплелеге
18Яманлык кылып, хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртөрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара. 19Аллаһы хакында белергә мөмкин булган һәрнәрсә алар өчен ачык, аны Аллаһы ачып бирде бит. 20Галәм барлыкка китерелгәннән бирле, Аллаһының күренмәгән сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Үзе барлыкка китергән нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла. Шулай икән, ул кешеләрнең акланырга нигезе юк.
21Аллаһыны белсәләр дә, алар Аны, Аллаһы итеп, тиешенчә данламадылар һәм Аңа шөкер итмәделәр. Киресенчә, буш уйларга бирелделәр, һәм аларның аңларга теләмәгән йөрәкләрен караңгылык каплады. 22Үзләрен зирәккә санап, алар ахмакландылар 23һәм үлемсез Аллаһының данын фани кешеләр, кошлар, дүрт аяклылар һәм сөйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырдылар.
24Шунлыктан Аллаһы аларны үзләренең азгын теләкләре белән бозыклык карамагына тапшырды, алар тәннәрен үз араларында мәсхәрә итә башладылар. 25Аллаһы хакыйкатен ялган белән алыштырдылар һәм Яратучыга түгел, яратылганга табындылар, хезмәт иттеләр. Яратучыга исә мәңгегә дан булсын. Амин.
26Шул сәбәптән Аллаһы аларны хурлыклы нәфесләргә дучар итте: хатыннары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алыштырды. 27Ирләр дә шулай: хатын-кыз белән табигый якынлык кылу урынына, бер-берсенә карата җенси теләк белән янып, ирләр ирләр белән рисвайлык кылдылар һәм, юлдан язулары өчен, үз-үзләрендә тиешле җәзаларын алдылар.
28Шулай итеп, Аллаһыны тануны мөһим дип исәпләмәгәнгә, Аллаһы аларны бозык уйлары иркенә тапшырды, һәм алар эшләнергә тиеш түгел гамәлләр кылалар. 29Аларның күңелләре һәртөрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар көнчелек, кеше үтерү теләге, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр, 30яла ягучылар, Аллаһыдан нәфрәтләнүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагать күрсәтмәүчеләр, 31акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар һәм рәхимсезләр, мәрхәмәтсезләр. 32Алар мондый нәрсәләрне эшләүчеләрнең Аллаһының гадел хөкеме буенча үлемгә лаек булуларын беләләр; әмма шуларны эшләп кенә калмыйлар, шулай эшләүчеләрне хуплыйлар да.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in