YouVersion Logo
Search Icon

Яһүдәдән хат 1

1
1Гайсә Мәсихнең колы, Ягъкубның бертуган кардәше Яһүдәдән Атабыз Аллаһы тарафыннан чакырылганнарга, сөелгәннәргә һәм Гайсә Мәсих өчен сакланганнарга. 2Сезгә шәфкать, иминлек һәм мәхәббәт мул итеп бирелсен.
Ялган пәйгамбәрләрнең хөкем ителүе
3Газиз дусларым! Уртак котылуыбыз хакында сезгә язарга дип бик дәртләнсәм дә, изгеләргә бер тапкыр һәм гомергә бирелгән иман өчен тырышып эшләгез, дип үгетләп язуны тиешле таптым. 4Кайбер имансыз кешеләр арагызга яшеренеп керделәр. Алар үз азгынлыкларын аклау өчен, Аллабызның мәрхәмәтен бозып күрсәтәләр һәм бердәнбер Хөкемдарыбыз һәм Хакимебез Гайсә Мәсихне инкяр итәләр. Аларга булачак хөкем турында Изге язмада инде күптән әйтелгән.
5Ләкин инде барын да белсәгез дә, хәтерегезгә төшерергә телим: Раббы бервакыт халыкны Мисырдан коткарып алып чыккан булса да, соңыннан араларындагы ышанмаучы кешеләрне һәлак иткән. 6Тиешле урыннарын сакламыйча, торакларын ташлап киткән фәрештәләрне онытмагыз: Раббы аларны тирән караңгылыкта, бөек көндә хөкем итү өчен мәңгелек чылбырларда бәйләп тота. 7Шул фәрештәләрдәй фәхешлеккә һәм бәдәни бозыклыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура шәһәрләре#1:7 Сәдүм, Гамура – Үле диңгез буендагы тигезлектә урнашкан биш шәһәрнең икесе Сәдүм һәм Гамура шәһәрләре булган. Анда яшәүче кешеләрнең гөнаһлары өчен, күктән ут яудырып, Аллаһы бу шәһәрләрне юкка чыгарган. (Карагыз: «Яратылыш», 19.) һәм алар тирәли урнашкан шәһәрләр дә, кисәтүче гыйбрәт булып, мәңгелек ут җәзасын кичерәләр.
8Шулай бу кешеләр дә, хыялларына таянып, тәннәрен нәҗеслиләр, Раббы хакимлеген инкяр итәләр, хәтта күкләрдәге шөһрәтле затларга яла ягалар. 9Җитәкче фәрештә Микәил дә, Мусаның гәүдәсе хакында иблис белән бәхәсләшкәндә, хурлап һәм хөкем итеп әйтергә батырчылык итмәгән, бәлки: «Сине Раббы шелтәләсен», – дигән. 10Алар исә үзләре аңламаган һәммә нәрсәне яманлыйлар, аңсыз хайваннардай табигый теләкләренә бирелеп яшиләр һәм нәкъ шул аларны һәлак итә дә.
11Кайгы аларга, чөнки алар Кабил#1:11 Кабил – Адәм һәм Һаваның беренче углы. Ул үзенең Һабил исемле энесен үтергән. (Карагыз: «Яратылыш», 4.) юлыннан баралар. Акча хакына Билгамның ялгышлыкларын кабатлыйлар#1:11 Карагыз: «Саннар», 22. , фетнә чыгарган өчен, Корахтай#1:11 Корах – Аллаһы тарафыннан сайланган юлбашчылар Муса һәм Һарунга каршы күтәрелгән фетнәчеләр башлыгы. (Карагыз: «Саннар», 19.) һәлак булалар.
12Мәхәббәт мәҗлесләрегездә алар – пычрак таплар: вөҗдансызланып сыйланалар. Алар – үзләре хакында гына кайгыртучы көтүчеләр, җил куып йөрткән яңгырсыз болытлар, бөтенләй үлгән, тамыры белән кубарылган, көзен җимеш бирми торган агачлар. 13Алар – хурлыклы эшләренең күбеге белән капланган давыллы диңгез дулкыннары. Алар – адашкан йолдызлар. Мәңгелек дөм караңгылыкта алар өчен урын саклана.
14-15Ханох#1:14-15 Ханох – карагыз: «Яратылыш», 4:17. – Адәм нәселенең җиденче буыны – алар хакында пәйгамбәрлек итеп, болай дигән: «Менә, Раббы барысы өстеннән хөкем итү өчен, кылган барча имансыз гамәлләре һәм бөтен гөнаһлы имансызларның Раббыга каршы сөйләгән барлык оятсыз сүзләре өчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә». 16Бу кешеләр – язмышларыннан канәгать булмаган сукранучылар. Алар үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылалар, тәкәббер сүзләр әйтәләр, үз файдалары хакына ялагайланып йөриләр.
Кисәтүләр һәм киңәшләр
17Сез исә, газиз дусларым, Хакимебез Гайсә Мәсих рәсүлләре тарафыннан алдан әйтелгән сүзләрне истә тотыгыз. 18Алар сезгә: «Соңгы вакытта үзләренең бозык теләкләре буенча гамәл кылучы мыскыллаучылар булыр», – диделәр. 19Ул кешеләр таркалыш чыгаралар, нәфес теләкләренә буйсыналар, һәм аларда Изге Рух юк.
20Сез исә, газиз дусларым, үз тормышыгызны иң изге иманыгыз нигезендә корып дәвам итегез, Изге Рух белән дәртләнеп дога кылыгыз. 21Хакимебез Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә сезгә мәңгелек тормыш бирәчәген көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз.
22Кайбер кешеләр икеләнсәләр, аларга шәфкать күрсәтегез. 23Башкаларын уттан тартып алгандай коткарыгыз. Калганнарына исә шәфкать күрсәткәндә, күңелләрегездә курку хисе булсын: хәтта шакшы эшләре белән тапланган киемнәреннән дә җирәнегез.
Данлау догасы
24Сезне гөнаһка төшүдән саклый алучы, шатлык белән Үзенең даны алдына кимчелекләрсез китерә ала торган 25Хакимебез Гайсә Мәсих аша безне коткаручы бердәнбер Аллаһыга бар вакытлардан элек, хәзер һәм мәңгегә дан, мәһабәтлек, кодрәт һәм хакимлек булсын. Амин.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in