YouVersion Logo
Search Icon

III Яхъядан хат 1

1
1Чын күңелдән яраткан газиз Гәйгә иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән сәлам.
2Газиз дустым, җаның иминлектә булгандай, һәрьяктан да имин һәм сәламәт бул, дип дога кылам. 3Монда килгән имандашларның хакыйкатькә тугры булуың, ягъни хак юлда йөрүең хакында шаһитлык бирүләренә мин бик шатландым. 4Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр.
Хакыйкать өчен бергәләп эшләү
5Газиз дустым, имандашлар, хәтта таныш булмаганнар хакына кылган һәммә эшләреңдә син ышанычлы. 6Алар синең мәхәббәтең хакында иман итүчеләр бердәмлеге алдында шаһитлык бирделәр. Зинһар, Аллаһыга яраклы рәвештә юлларын дәвам итсеннәр өчен, аларга булышсаң иде. 7Алар Мәсих исеме хакына, Аңа иман итмәүчеләрдән һичнәрсә кабул итмичә, юлга чыктылар бит. 8Димәк, хакыйкатьне таратуда бергә эшли алуыбыз өчен, без андыйларга булышырга тиешбез.
9Мин бердәмлеккә кыска итеп яздым, әмма араларында өстенлек итәргә яратучы Диотрефис безне игътибарга алмый. 10Шуңа күрә, яныгызга килсәм, аның кылганнарын игътибарыгызга җиткерермен. Ул безнең хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандашларны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый һәм бердәмлектән куып җибәрә.
11Газиз дустым! Явызлыкка иярмә, яхшылыкка ияр. Яхшылык эшләүчеләр Аллаһыдандыр, явызлык эшләүче исә Аллаһыны күрмәгән. 12Димитер хакында барысы да яхшы итеп сөйли, хәтта хакыйкать үзе дә аның ягында. Шулай ук без дә шаһитлык итәбез, һәм шаһитлыгыбызның хакыйкый булуын син беләсең.
13Мин сиңа күпне язар идем, әмма кара һәм каләм белән язарга теләмим. 14Тиздән синең белән күрешүемә өметләнәм. Шунда йөзгә-йөз бергәләп сөйләшербез.
15Иминлек сиңа! Сине дуслар сәламлиләр. Дусларыбызның һәркайсына аерым сәлам әйт.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in