Малахи 4
4
1– Мич кебек кызган көн якынлашадыр; ул көнне барча тәкәбберләр вә яманнар саламдай дөрләп кабыначак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – тамырлары да, ботаклары да калмаячак. 2Әмма Минем исемне курку вә хөрмәт белән телгә алучылар өчен дөреслек кояшы чыгачак, аның нурлары сезгә шифа булачак, һәм сез абзардан чыккан бозаулар кебек чабып-уйнап йөриячәксез. 3Мин билгеләгән ул көнне сез яманнарны таптап, алар аяк табаныгыз астында көл-туфрак булачак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
4Колым Муса канунын, Хореб тавында барлык Исраил өчен Мин биргән кагыйдә вә карарларымны исегездә тотыгыз. 5Раббының бөек вә дәһшәтле көне алдыннан Мин сезгә Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм. 6Мин, килеп, җиргә ләгънәт яудырмас өчен, аталар белән балалар арасында татулык урнаштырыр ул.
Currently Selected:
Малахи 4: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015