Малахи 3
3
1– Менә, Минем алдан юл әзерли торсын өчен, Үземнең хәбәрчемне җибәрәм. Сез эзләгән Хуҗа-Хаким Үзенең йортына көтмәгәндә килер. Менә, сез күрергә теләгән Килешү хәбәрчесе килә, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
2Бу көнне кем кичерә алыр?! Ул килгәч, кем аягында басып калыр икән?! Ул бар нәрсәне яндырып-эретүче ялкын һәм чистартучы селте кебек булыр. 3Корбаннарны Раббыга тәкъвалыкта китерсеннәр өчен, Леви угылларын Ул алтын-көмешне эреткәндәй эретер-чистартыр. 4Шул чагында Яһүдә белән Иерусалим китергән корбаннар элекке вакыттагы сыман Раббы күңеленә хуш килер.
5– Сезнең янга Мин хөкем итәр өчен киләчәкмен һәм сихерчеләргә, зина кылучыларга, ялган ант бирүчеләргә, ялланган эшчегә хезмәт хакы түләмәүчеләргә, тол хатын вә ятим баланы җәберләүчеләргә, читтән килгән кешеләрне рәнҗетүчеләргә һәм Миннән курыкмаучыларга каршы шаһитлык итәчәкмен, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
6– Мин – Раббы, һәм Мин үзгәрүчән түгелмен! Әнә шуңа күрә сез, Ягъкуб угыллары, юк ителмәдегез дә. 7Ата-бабаларыгыз яшәгән заманнардан башлап, сез Минем кагыйдәләремнән читкә борылдыгыз, аларны үтәмәдегез. Миңа кайтыгыз, шуннан соң Мин дә сезгә кайтырмын. Әмма сез: «Ничек кайта алабыз соң без?» – дип сорыйсыз, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – 8Кеше Аллаһыныкын урлармы?! Ә сез менә Минекен урлыйсыз! «Нәрсәңне урлыйбыз соң без?» – дип сорарсыз. Гошер#3:8 Гошер – керемнең уннан бер өлеше, Аллаһыга багышлана торган җыем. вә бүләкләр китермисез! 9Сез – каргыш астындадыр, чөнки, бөтенегез бер булып, Минекен урлыйсыз. 10Гошерегезне – уңышыгызның уннан бер өлешен – саклау урыннарына китерегез, Минем йортымда ризык өзелмәсен. Әнә шулай сынап карагыз әле Мине, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Күк капусы ачылып, мөбарәк фатихам өстегезгә артыгы белән яумас микән?! 11Бөҗәкләрне Мин сезнең уңышны ашаудан тыярмын, йөзем агачларыгыз җимешләрен югалтмас. 12Бар халыклар сезне бәхетле дип атар, чөнки сезнең илегез искиткеч гүзәл булыр, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
13– Сез Миңа каршы яман телләндегез, – ди Раббы. – Әмма үзегез: «Сиңа каршы без нәрсә сөйлибез соң?» – дип сорыйсыз. 14Сез: «Аллаһыга хезмәт итү – мәгънәсез нәрсәдер, Аның кушканнарын үтәүдән, Күкләр Хуҗасы Раббы каршында кайгы киеменнән йөрүдән ни файда?! 15Менә тәкәбберләрне бәхетле дип санарга мөмкин, яманлык кылучылар да рәхәттә яши. Алар, Аллаһыны сынап торсалар да, җәзасыз калалар», – дисез.
16Раббы исемен курку вә хөрмәт белән телгә алучыларның үзара сөйләшүен Раббы ишетте, һәм әлеге адәмнәрнең исемнәре Аның хозурындагы китапка язылды.
17– Алар Минеке булачак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Мин билгеләгән көнне алар Минем хәзинәмә әйләнәчәк. Үзенә хезмәт итүче углын аяган ата сыман, Мин дә аларны аярмын. 18Һәм сез шунда тәкъва белән яман кеше арасындагы һәм Аллаһыга хезмәт итүче белән Аңа хезмәт күрсәтмәүче кеше арасындагы аерманы күрерсез.
Currently Selected:
Малахи 3: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015