1
Малахи 3:10
Изге Язма
Гошерегезне – уңышыгызның уннан бер өлешен – саклау урыннарына китерегез, Минем йортымда ризык өзелмәсен. Әнә шулай сынап карагыз әле Мине, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Күк капусы ачылып, мөбарәк фатихам өстегезгә артыгы белән яумас микән?!
Compare
Explore Малахи 3:10
2
Малахи 3:11-12
Бөҗәкләрне Мин сезнең уңышны ашаудан тыярмын, йөзем агачларыгыз җимешләрен югалтмас. Бар халыклар сезне бәхетле дип атар, чөнки сезнең илегез искиткеч гүзәл булыр, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Explore Малахи 3:11-12
3
Малахи 3:17-18
– Алар Минеке булачак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Мин билгеләгән көнне алар Минем хәзинәмә әйләнәчәк. Үзенә хезмәт итүче углын аяган ата сыман, Мин дә аларны аярмын. Һәм сез шунда тәкъва белән яман кеше арасындагы һәм Аллаһыга хезмәт итүче белән Аңа хезмәт күрсәтмәүче кеше арасындагы аерманы күрерсез.
Explore Малахи 3:17-18
4
Малахи 3:1
– Менә, Минем алдан юл әзерли торсын өчен, Үземнең хәбәрчемне җибәрәм. Сез эзләгән Хуҗа-Хаким Үзенең йортына көтмәгәндә килер. Менә, сез күрергә теләгән Килешү хәбәрчесе килә, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Explore Малахи 3:1
Home
Bible
Plans
Videos