Малахи 3:17-18
Малахи 3:17-18 TTRBBL
– Алар Минеке булачак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Мин билгеләгән көнне алар Минем хәзинәмә әйләнәчәк. Үзенә хезмәт итүче углын аяган ата сыман, Мин дә аларны аярмын. Һәм сез шунда тәкъва белән яман кеше арасындагы һәм Аллаһыга хезмәт итүче белән Аңа хезмәт күрсәтмәүче кеше арасындагы аерманы күрерсез.