Малахи 2
2
1– Сезнең өчен боерыгым шулдыр, руханилар: 2әгәр Мине тыңламасагыз, исемемне хөрмәтләмәсәгез, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – сезгә ләгънәт яудырырмын, хәер-фатихагызны каргармын. Менә, инде каргадым да, чөнки сез боерыгымны ихлас күңелдән үтәмисез. 3Мин сезнең нәсел варисларыгызны җәзалармын; бәйрәмнәрдә сез китергән корбаннарның тизәген битегезгә сылармын, һәм сезне шул кыяфәттә тирес өеменә чыгарып ыргытырлар. 4Шулчакны сез ерак бабагыз Леви белән төзегән килешүне саклау йөзеннән шундый боерык бирүемне аңларсыз, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – 5Аның белән төзегән килешүем тормыш вә иминлек бирүче килешү иде. Левиләр күңеленә Мин курку салдым, һәм алар Миннән куркып тордылар, исемемә хөрмәт күрсәттеләр. 6Хакыйкать кануны булды алар авызында, телләре ялган сөйләмәде; Минем каршыда алар, намус саклап, тынычлыкта яшәделәр, күпләрне гөнаһ кылудан саклап калдылар. 7Руханилар Аллаһы турында белем бирергә, кешеләр исә алардан Канун өйрәнергә тиеш, чөнки руханилар – Күкләр Хуҗасы Раббының илчеләредер. 8Тик сез, руханилар, бу юлдан читкә тайпылдыгыз, күпләрнең Канун бозуына сәбәпче булдыгыз, Леви белән төзегән килешүемне үтәмәдегез, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – 9Шуның өчен Мин дә сезне бөтен халык алдында хур итәм һәм кимсетәм, чөнки сез Минем юлдан бармыйсыз, Канун эшләрендә икейөзлелек белән гамәл кыласыз.
10Безнең барыбызның да Атасы бер түгелме?! Безне бер үк Аллаһы бар кылмадымы?! Нигә соң без, ата-бабаларыбыз белән Раббы төзегән килешүне бозып, бер-беребезгә хаиннәрчә#2:10 Хаиннәрчә – хыянәтчеләргә хас булганча. гамәл кылабыз? 11Яһүдә тугрылыгын сакламады, Исраил белән Иерусалимдә кабахәтлек кылынды; Яһүдәнең ир-егетләре, чит илаһларга табынучы хатын-кызларга өйләнеп, Раббының кадерле изге урынын мәсхәрәләде. 12Гәрчә алар Күкләр Хуҗасы Раббыга корбаннар китерсә дә, мондый эш кылучыларны – кем булуына карамастан – Ягъкуб арасыннан Раббы юк итсен!
13Сез әле менә тагын нәрсә эшлисез: «Раббы безнең корбаннарыбызга күз дә салмый, аларны безнең кулдан канәгатьлек белән кабул итми», – дип зар елап, Раббы мәзбәхен күз яшьләренә күмәсез 14һәм: «Ни өчен?» – дип сорыйсыз. Менә ни өчен: сез тормыш иптәшегезгә, үзегезнең хәләл җефетегезгә хыянәт иттегез, гәрчә сезнең һәм яшьлектә өйләнгән хатыныгыз арасында Раббы Үзе шаһит булса да. 15Аң булыгыз: яшьлектә өйләнгән хатыныгызга хыянәт итмәгез! Раббы сезне бер тән вә бер җан итеп кылмадымы?! Туачак балаларыгызның Раббы халкыннан булуын тели Ул. 16Исраилнең Раббы Алласы аерылышуга нәфрәт белән карый: «Аерылган ир мәрхәмәтсезлек күрсәтә, үзен нәҗесли», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. Шуңа күрә аң булыгыз: хыянәттән ерак торыгыз.
17Сез үзегезнең сүзләрегез белән Аллаһыны алҗытасыз. «Ничек алҗытабыз соң без Аны?» – дип сорыйсыз сез. «Явызлык кылучылар Раббы күңеленә хуш килә, Ул аларны хуплый!» һәм «Гадел хөкем итүче Аллаһы кайда соң?!» дигән сүзләрегез белән алҗытасыз сез Аны!
Currently Selected:
Малахи 2: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015