YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 1

1
Тулаем яндыру корбаны
1 Раббы Мусаны чакырып алды да Очрашу чатырыннан аңа болай диде:
2Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса Раббыга корбан китерсә, аның корбанлыгы эре яки вак терлек булсын.
3Әгәр тулаем яндыру корбаны эре терлектән булса, ул кимчелексез иркәк терлек булырга тиеш. Корбан Раббы тарафыннан кабул ителсен өчен, корбан китерүче кеше аны Очрашу чатыры алдына китерсен 4һәм кулын тулаем яндыру корбаны өчен китерелгән малның башына куйсын; нәтиҗәдә, Раббы, корбанны кабул итеп, шул кешенең гөнаһларын йолыр. 5Үгезен ул кеше Раббы алдында чалсын; ә Һарунның угыллары, руханилар, корбан канын Очрашу чатыры каршындагы мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсеннәр. 6Корбан китерүче кеше, үзенең корбанлык малның тиресен тунап, аны кисәкләргә бүлсен. 7Һарунның угыллары, руханилар, мәзбәхкә әйбәтләп утын өйсеннәр дә ут кабызып җибәрсеннәр. 8Алар үгезнең бүлгәләнгән кисәкләрен, башын һәм маен мәзбәхкә, янып торган утын өстенә тезеп куйсыннар. 9Корбан китерүче корбанлык малның эчке әгъзаларын һәм аякларын су белән югач, рухани аларны мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.
10Әгәр тулаем яндыру корбаны вак терлек икән, ул кимчелексез сарык яки кәҗә тәкәсе булырга тиеш. 11Корбан китерүче үзенең хайванын Раббы алдында, мәзбәхнең төньякка караган ягында чалсын; ә Һарунның угыллары, руханилар, аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсеннәр. 12Кеше үз корбанын кисәкләргә бүлгәләсен. Шуннан соң рухани әлеге кисәкләрне, хайванның башын һәм маен мәзбәхкә, янып торган утын өстенә тезеп куйсын. 13Корбанлык малның эчке әгъзалары һәм аяклары юылганнан соң, рухани аларның һәммәсен мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.
14Әгәр инде тулаем яндыру корбаны кош икән, Раббыга урман күгәрчене яки бала күгәрчен китерелергә тиеш. 15Рухани, аны мәзбәхкә алып килеп, башын өзеп, утта яндырсын, ә канын мәзбәхнең һәр ягына сыласын. 16Кошның бүксәсен һәм шакшылары белән бергә арт ягын өзеп алсын да мәзбәхнең көнчыгыш ягына, көл сала торган урынга ташласын. 17Канатларыннан тотып, кошны икегә аерсын, ләкин өзеп чыгармасын, аннары мәзбәхтәге утын өстенә куеп яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.

Currently Selected:

Левиләр 1: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in