YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 40

40
Мусаның Изге чатырны коруы
1Шуннан соң Раббы Мусага әйтте:
2– Беренче айның беренче көнендә Очрашу чатырын кор. 3Чатырның эченә Боерыклар сандыгын куй һәм аны пәрдә белән аерып ал. 4Аннары өстәлне алып кил дә аның өстенә барлык кирәкле әйберләрне куй. Аннары чатырга шәмдәлне урнаштыр һәм аңа яктырткычларны куеп чык. 5Хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен, алтыннан ясалган мәзбәхне Боерыклар сандыгы каршысына куй, ә чатырга керә торган урында пәрдә эл. 6Корбан яндыру мәзбәхен Очрашу чатыры алдында урнаштыр, 7ә чатыр белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су сал. 8Чатыр тирәли ишегалды ясап, ишегалды капкасына пәрдә эл.
9Изгеләндерү мае ал да чатыр һәм андагы барлык әйберләрне май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, чатыр изге булыр. 10Аннары корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, мәзбәх тулысынча изге булыр. 11Шулай ук юынгычны һәм аның аскуймасын май сөртеп изгеләндер.
12Һарунны һәм аның угылларын Очрашу чатыры алдына алып килеп коендыр. 13Шуннан соң, изге киемнәр кидереп, Һарунны май сөртеп изгеләндер – рухани итеп, Миңа хезмәткә багышла. 14Шулай ук аның угылларын да китер, аларга да күлмәкләр кидер 15һәм, Миңа хезмәт итә алсыннар өчен, аталарына май сөрткән кебек, май сөрт. Шуннан соң алар да Миңа рухани булып хезмәт итә алырлар. Шулай итеп, алар буыннан-буынга күчеп баручы руханилыкка багышланган булырлар.
16Муса Раббы кушканнарның барысын да башкарды. 17Чатыр икенче елның беренче аенда, айның беренче көнендә корылды. 18Чатырны корганда, Муса башта нигезләрен салды, рамнарын урнаштырды, борысларын тарттырды һәм баганаларын утыртты. 19Аннары ул, Раббы кушуы буенча, корылма өстенә ике кат каплавыч япты. 20Боерыклар язылган таш такталарны сандык эченә салды да, аның колгаларын урнаштырып, капкачын япты. 21Сандыкны чатыр эченә кертте һәм, Раббы кушканча, Боерыклар сандыгын аерып кую өчен, пәрдә элде.
22Очрашу чатырының төньяк өлешендә, чатыр эчендәге пәрдә каршысында, Муса өстәл урнаштырды 23һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы өстәлгә икмәк куйды; 24Очрашу чатырының көньяк өлешендә, өстәл каршысында, шәмдәл урнаштырды, 25һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы шәмдәлгә яктырткычларны тезеп чыкты. 26Очрашу чатыры эчендәге пәрдә каршысында Муса алтын мәзбәх урнаштырды 27һәм анда, Раббы кушуы буенча, хуш исле сумала-майлар көйрәтте. 28Аннан соң Муса чатырга керә торган урында пәрдә элде; 29Очрашу чатыры алдында корбан яндыру мәзбәхен урнаштырды һәм, Раббы кушуы буенча, шунда тулаем яндыру корбаны китерде һәм икмәк бүләге тәкъдим итте. 30Аннары Очрашу чатыры белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су салды. 31Муса, Һарун һәм аның угыллары анда аяк-кулларын юа торган булдылар. 32Алар, Раббы Мусага кушканча, кул-аякларын Очрашу чатырына кергән саен һәм мәзбәхкә якынайган саен юдылар. 33Муса, чатыр һәм мәзбәх тирәли ишегалды ясап, капкасына пәрдә элде. Мусаның эше шуның белән тәмәмланды.
Болытның Очрашу чатырын каплавы
34Шулвакыт Очрашу чатырын болыт каплап алды да чатыр эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырды. 35Муса Очрашу чатырына керә алмады, чөнки аны болыт каплап алган һәм чатырның эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырган иде.
36Чатыр өстеннән болыт күтәрелгәндә, исраилиләр, һәрбер туктаган урыннарыннан юлга кузгалып, сәяхәтләрен дәвам иттерделәр, 37ә инде болыт күтәрелмәсә, аның кузгалганын көтеп туктап тордылар. 38Көндезләрен Раббы болытының чатыр өстендә торуын, ә төннәрен болыт эчендә ут януын исраилиләр бөтен сәяхәтләре дәвамында үз күзләре белән күрделәр.

Currently Selected:

Чыгыш 40: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in