Яхъя 16
16
1Мин боларны сез юлдан язмасын дип сөйләдем. 2Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: сезне үтерүче һәркем Аллаһыга шуның белән хезмәт итәм дип уйлар. 3Шулай эшләрләр, чөнки Атаны да, Мине дә якыннан белмәделәр алар. 4Әлеге вакыт җиткәч, ул хакта сөйләгәннәремне исегезгә төшерер өчен, боларны сезгә алдан әйтеп куйдым. Мин боларны сезгә башта ук сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә булдым.
Яклаучының килүе
5Ә хәзер Мине җибәргән Зат янына барам, һәм сезнең берегез дә Миннән: «Кая барасың?» – дип сорамый. 6Мин сезгә боларны сөйләгәнгә күрә, күңелегез кайгы белән тулган. 7Әмма хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк. Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәс, ә китсәм, Аны сезгә җибәрермен. 8Ул килгәч, дөньяның гөнаһ, гаделлек һәм хөкем турында дөрес уйламавын фаш итәчәк. 9Гөнаһ шулдыр: кешеләр Миңа иман итмиләр; 10гаделлек шулдыр: Мин Атам янына барам һәм сез инде Мине башка күрмәссез; 11хөкем шулдыр: бу дөньяның түрәсе инде хөкем ителгән.
12Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз. 13Ул хакыйкать Рухы килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торыр. Ул сезгә Үзеннән түгел, бәлки ишеткәнен сөйләр һәм булачак хәлләрне белдерер. 14Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сөйләп, Мине данлар. 15Атаның бар нәрсәсе Минеке; Мин шуңа күрә: «Миннән кабул иткән сүзләрне Изге Рух сезгә белдерер», – дидем.
Кайгыдан шатлыкка
16Тиздән сез Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез.
17Шунда Аның кайбер шәкертләре бер-берсенә:
– «Тиздән сез Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез», һәм: «Мин Атам янына барам», – дип әйтүе нәрсәне аңлата икән? 18«Тиздән» дигәне нәрсә икән? Аның нәрсә сөйләгәнен аңламыйбыз! – диештеләр.
19Үзеннән сорарга теләгәннәрен аңлап, Гайсә аларга болай диде:
– Сез: «Тиздән Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез» дигән сүзләрем хакында бер-берегездән сорашасызмы? 20Сезгә хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дөнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер. 21Вакыты җиткәч, бала тудыручы хатын җәфа чигә, әмма сабыен тудыргач, баланың дөньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта. 22Шуның кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрермен, шулчак сезнең күңелегез куаныр, куанычыгызны сездән беркем дә ала алмас. 23Ул көнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк. 24Моңарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз һәм алырсыз, һәм сезнең куанычыгыз тулы булыр.
Кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем
25Моңарчы Мин сезгә кинаяләр белән сөйләдем; ләкин вакыт җитәр, Мин сезгә инде кинаяләр белән сөйләмәм, Ата хакында ачык итеп әйтермен. 26Ул көнне сез Минем исемем белән сорарсыз. «Сезнең өчен Атадан үтенермен», – димим, 27чөнки сез Мине яратканга һәм Минем Аллаһыдан килгән булуыма ышанганга, Атам Үзе дә сезне ярата. 28Мин дөньяга Атамнан килдем һәм менә яңадан, дөньяны калдырып, Атам янына китәм.
29Шәкертләре Аңа:
– Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ә ачык итеп сөйлисең. 30Хәзер без Синең һәрнәрсәне белүеңне һәм, хәтта, Сиңа сорауны биреп торырга кирәкмәвен дә күрәбез. Менә шуңа күрә без Синең Аллаһыдан килгән булуыңа ышанабыз, – диделәр.
31Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Сез хәзер ышанасызмы? 32Менә вакыт җитә һәм җитте дә инде: сез таралып, һәрберегез үз өйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чөнки Ата Минем белән.
33Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем.
Currently Selected:
Яхъя 16: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
![None](/_next/image?url=https%3A%2F%2Fimageproxy.youversionapi.com%2F58%2Fhttps%3A%2F%2Fweb-assets.youversion.com%2Fapp-icons%2Fen.png&w=128&q=75)
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015