YouVersion Logo
Search Icon

Яхъя 17

17
Гайсәнең догасы
1Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап:
– Атам! Вакыт җитте, – диде. – Углың Сине данласын өчен, Углыңны данла. 2Үзенә тапшырылган һәрбер кешегә Ул мәңгелек тормыш бирсен өчен, Син Аңа бөтен кешеләр белән хакимлек итү хокукын бирдең. 3Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәңгелек тормыштыр.
4Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сиңа җирдә дан китердем. 5Дөнья яратылганчы, Мин Синең хозурыңда данлы идем. Инде хәзер Син, Атам, ул дан белән Үз хозурыңда Мине данла.
6Син дөньядан Миңа биргән кешеләргә исемеңне таныттым. Алар Синеке иде, Син исә аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм 7хәзер Син Миңа биргән бар нәрсәнең Синнән икәнлеген беләләр. 8Миңа әйткән сүзләреңне аларга җиткердем бит, алар кабул иттеләр. Минем чынлап та Синнән килүемне танып, Мине Син җибәргәнгә ышандылар.
9Мин алар өчен үтенәм. Бөтен дөнья өчен түгел, бәлки Син Миңа биргәннәр өчен үтенәм, чөнки алар Синеке. 10Минем бөтен нәрсәм Синеке, ә Синекеләр Минеке. Миңа алар аша дан китерелде.
11Мин инде дөньяда түгел, ә алар әле дөньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, Миңа биргән Үз исемеңнең кодрәте белән аларны саклап тор. 12Алар белән бергә дөньяда булганда, Мин аларны Синең исемең белән – Син Миңа биргән исем белән – саклап тоттым. Мин аларны сакладым, һәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын өчен, һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады.
13Хәзер исә Мин Синең яныңа барам. Бу сүзләрне, аларда куанычым тулы булсын өчен, дөньяда чакта сөйлим. 14Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем. Дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки, Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. 15Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. 16Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. 17Аларны Үз хакыйкатең белән изге ит#17:17 …изге ит. – Грек телендә «һагиазо» дигән сүз «изге итү» һәм «багышлау, изге эшкә аеру» дигән мәгънәләргә ия. 19 нчы аятьне дә карагыз. . Синең сүзең – хакыйкать. 18Син Мине дөньяга җибәргән кебек, Мин дә аларны дөньяга җибәрдем. 19Алар да хакыйкать белән изге ителсеннәр дип, Үземне алар хакына изге итәм.
20Мин алар өчен генә түгел, аларның сүзе аркылы Миңа иман китерүчеләр өчен дә үтенәм: 21бөтенесе бер булсын иде. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булгандай, Синең Мине җибәргәнеңә дөнья ышансын өчен, алар да Бездә булсыннар. 22Син Миңа биргән данны аларга җиткердем: Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар. 23Мин аларда, Син Миндә. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дөнья танысын өчен, алар тулысынча бердәм булсыннар.
24Атам! Син Миңа биргән кешеләрнең булачак урынымда Минем белән бергә булуын телим. Дөнья яратылганга кадәр үк сөйгәнгә күрә, Син Миңа дан бирдең. Ул данны алар күрсеннәр иде. 25Гадел Атам! Дөнья Сине белми, ә Мин беләм, бу кешеләр дә Синең Мине җибәргәнеңне беләләр. 26Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Синең исемеңне аларга белдердем һәм белдерәчәкмен.

Currently Selected:

Яхъя 17: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in