YouVersion Logo
Search Icon

Ягъкубтан хат 5

5
Байларга кисәтү
1Байлар, сез тыңлагыз! Сезгә якынлаша торган бәхетсезлекләрдән ыңгырашып елагыз. 2Сезнең байлыгыгыз череп беткән, киемнәрегезне көя ашап бетергән. 3Алтын-көмешләрегез тутыккан! Бу тутык сезгә каршы дәлил булыр һәм тәнегезне уттай ашар. Байлыкны шушы соңгы көннәрдә тупладыгыз. 4Кырларыгызда сезнең өчен уңыш җыйганнарны алдап, хезмәт хакын түләмәдегез. Тыңлагыз: хакы түләнмәгән хезмәт сезгә каршы кычкыра. Уракчыларның ачы тавышлары Күкләр Хуҗасы Раббының колакларына барып ишетелде. 5Җирдә сез байлыкта һәм ләззәттә яшәдегез. Сез үзегезне сугым көнендә симерттегез. 6Гаепсезне хөкем итеп үтердегез; ул сезгә каршы килми.
Сабырлык һәм дога кылу
7Имандашлар, Хакимебез Гайсә килгәнче сабыр булыгыз. Игенче дә, көзге һәм язгы яңгырлар яуганчы, үз җиреннән сабырлык белән кыйммәтле уңыш көтә. 8Сез дә сабыр булыгыз. Күңелегезне ныгытыгыз, чөнки Хакимебез киләчәк көн якын. 9Имандашлар, бер-берегезгә каршы әләкләмәгез, югыйсә хөкем ителерсез. Хөкемче инде ишек янында тора.
10Имандашлар, Раббы исеменнән сөйләгән пәйгамбәрләрнең газаплануыннан һәм түземлегеннән үрнәк алыгыз. 11Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең түземлеге турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит#5:11 Карагыз: «Чыгыш», 34:6-7; «Әюб», 1:21-22; «Зәбур», 102:8. .
12Иң элек, имандашларым, ант итмәгез; күк-җир белән дә, йә башка нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаһы хөкеменә эләкмәс өчен, сезнең «Әйе» дигәнегез «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын.
13Сезнең берәрегез газап чигә икән, дога кылсын. Бәхетлеләрегез мактау җырлары җырласын. 14Авыру булганнарыгыз иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәрен чакырсын һәм алар, Хаким исеме белән аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар. 15Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Хакимебез аны аякка бастырыр. Әгәр гөнаһлар кылган булса, ул кичерелер. 16Шулай итеп, савыгу өчен, бер-берегез алдында гөнаһларыгызны таныгыз һәм бер-берегез өчен дога кылыгыз. Тәкъва кеше догасы зур куәткә һәм көчле тәэсиргә ия. 17Ильяс безнең кебек үк кеше булган. Яңгыр яумасын өчен, ул тырышлык белән дога кылган һәм ул җирдә өч ел ярым яңгыр яумаган. 18Соңыннан ул тагын дога кылган, һәм күк яңгыр җибәргән, җир уңыш китергән#5:18 Карагыз: «III Патшалар», 18:41-45. .
19Имандашларым, әгәр сезнең берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса, 20ул вакытта белегез: гөнаһлыны ялган юлыннан кире кайтаручы кеше бу гөнаһлының җанын үлемнән коткарыр һәм күп гөнаһларны юкка чыгарыр.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in