YouVersion Logo
Search Icon

Ягъкубтан хат 4

4
Дөнья белән дус кеше – Аллаһы дошманы
1Арагыздагы низаг һәм талашлар кайдан килә? Сездә көрәшеп яши торган көчле теләкләрдән килеп чыкмыймыни алар? 2Сез нәрсәдер телисез, ләкин ала алмыйсыз, моның өчен хәтта үтерәсез, бик каты телисез, ләкин теләгәнегезгә ирешә алмыйсыз. Сез талашасыз һәм көрәшәсез. Аллаһыдан сорамаганга күрә, теләгәнегезне ала алмыйсыз. 3Сорасагыз да ала алмассыз, чөнки сораганнарыгызны үз хозурлыкларыгызга кулланырга теләп, яман ният белән сорыйсыз бит.
4Аллаһыга тугры булмаганнар, сез дөньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә?! Дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була. 5Яки сез Изге язмада: «Аллаһы безгә салган рухны, көнләп, бик нык ашкынып тели…»#4:5 Аллаһы безгә салган рухны, көнләп, бик нык ашкынып тели – Бу сүзләрне «Аллаһы безгә салган рухта көчле теләкләр бар» дип тә аңларга мөмкин. дигән сүзләр юкка гына әйтелгән, дип уйлыйсызмы? 6Ләкин Аллаһы бирә торган мәрхәмәт тагын да зуррак. Менә шуңа күрә Изге язмада:
«Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора,
ә тыйнак-күндәмнәргә мәрхәмәтен бирә»#4:6 Карагыз: «Гыйбрәтле сүзләр», 3:34. , –
дип әйтелгән. 7Шулай икән, үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар. 8Аллаһыга якынлашыгыз, шунда Ул да сезгә якынаер. Әй гөнаһлылар, кулларыгызны чистартыгыз! Әй икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез! 9Хәсрәтләнегез, ачыныгыз һәм ыңгырашыгыз! Көлүегез – кайгыга, шатлыгыгыз моң-зарга әйләнсен. 10Раббы алдында үзегезне буйсынучан тотыгыз, һәм Ул сезне югары күтәрер.
11Имандашларым, бер-берегезне яманламагыз. Үзенең имандашын яманлаучы һәм хөкем итүче Канунны да яманлый һәм хөкем итә. Ә Канунны хөкем итсәң, син – Канунны үтәүче түгел, ә аны хөкем итүче. 12Канун Чыгаручы һәм Хөкемче бары тик бер генә. Ул гына коткара һәм һәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны хөкем итәргә кем соң син?
Масаючанлыкны кисәтү
13«Бүген яки иртәгә без фәлән шәһәргә китәрбез һәм анда ел буе торырбыз, сату итеп, зур табыш алырбыз», – дип сөйләүчеләр, хәзер сез тыңлагыз. 14Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын да белмисез. Сез аз гына күренеп алучы, ә аннары юкка чыгучы томан кебек. 15Аның урынына сез: «Әгәр Раббы насыйп итсә, без исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтергә тиеш. 16Ләкин сез, чынлыкта, тәкәбберләнәсез һәм масаясыз гына. Һәр масаючанлык – явызлык! 17Шулай итеп, кем дә кем кайсы яхшы эшне эшләргә тиешлекне белеп тә, алай эшләмәсә, гөнаһ кылган була.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in