YouVersion Logo
Search Icon

I Петердән хат 1

1
1Гайсә Мәсихнең рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия өлкәсендә һәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам! 2Атабыз Аллаһының алдан белеп торуы буенча, Рухының сезне изге итүе аша, Гайсә Мәсихкә итагатьле булу өчен һәм өстегезгә каны сибелеп чистарыну өчен сайландыгыз сез.
Сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен!
Яңа өмет
3 Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласына һәм Атасына дан! Ул, бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтеп, безне яңадан тудырды һәм безгә тере өмет бирде. 4Ул моны күкләрдә сезнең өчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын өчен эшләде. 5Ахыр заманда ачылырга әзер котылу өчен, Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора, 6шуңа күрә хәзер кыска вакытлы төрле сынаулардан газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз. 7Мондый сынауларда иманыгызның дөреслеге раслана. Хәтта фани алтын да ут белән сынала, иманыгыз исә алтыннан кыйммәтрәк. Сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, дан һәм хөрмәт китерер. 8-9Күрмәгән килеш сез Гайсә Мәсихне яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп, әйтеп бетергесез һәм ифрат зур куаныч белән шатланасыз.
10Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйланганнар һәм җентекләп тикшергәннәр. 11Пәйгамбәрләрдәге Мәсих Рухы Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында алдан әйткән, һәм алар Рухның кемне һәм кайсы вакытка күрсәтүен аңларга тырышканнар. 12Үзләре өчен түгел, ә сезнең өчен хезмәт итүләре ачылган аларга. Алар игълан иткән нәрсәләрне күктән җибәрелгән Изге Рух аша Яхшы хәбәрне алып килгән кешеләр соңыннан сезгә сөйләделәр бит. Хәтта фәрештәләр дә игълан ителгәннәр турында аңларга телиләр.
Изге булыгыз
13Шуңа күрә, акылыгызны җигеп эшләргә әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча өмет баглагыз. 14Тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы тән нәфесләренә иярмәгез. 15Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы изге булгандай, үзегез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз. 16Изге язмада: «Изге булыгыз, чөнки Мин изге»#1:16 Карагыз: «Левиләр», 19:2. , – дип язылган бит. 17Һәркемне эшенә карап, тигез Хөкем итүчене Атам дип атыйсыз икән, бу дөньяда мосафир булган вакытыгызда гомерегезне курку катыш тирән хөрмәт белән үткәрегез. 18Сез беләсез: ата-бабаларыгыздан тапшырылган мәгънәсез тормыштан алтын-көмештәй фани нәрсәләр белән түгел, 19гаепсез һәм пакь бәрәнгә охшаган Мәсихнең кадерле каны белән йолып алындыгыз. 20Мәсих дөнья яратылганчы ук сайланган иде инде, әмма сезнең өчен соңгы вакытта гына ачылды. 21Мәсихне үледән терелтеп, Аңа дан биргән Аллаһыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз һәм өметегез Аллаһыда була.
22Хакыйкатькә итагать итеп, имандашларыгызны туганнарча яратыр өчен, җаннарыгызны пакьләдегез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз! 23Фани орлыктан түгел, фани булмаган орлыктан, Аллаһының тере һәм мәңгелек сүзе аша, яңадан тудыгыз бит. 24Изге язмада язылганча:
«Һәр җан иясе үлән кебек,
аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге кебек;
үлән кибә,
чәчәк тә шиңә;
25әмма Раббы сүзе мәңге булачак»#1:24-25 Карагыз: «Ишагыйя», 40:6-8. .
Ул – сезгә игълан ителгән Яхшы хәбәр сүзе.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in