YouVersion Logo
Search Icon

I Петердән хат 2

2
Тере таш һәм изге халык
1Шулай итеп, һәртөрле явызлыкны һәм мәкерлекне, икейөзлелекне һәм көнчелекне, гайбәтне читкә ташлагыз. 2Яңа туган сабыйлардай, пакь рухи сөт#2:2 Пакь рухи сөт – иман итүчеләрнең иманын ныгыту өчен нәсыйхәт, ягъни Раббы сүзе. эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез, 3чөнки сез Раббының игелеген татыдыгыз.
4Аңа – кешеләр яраксыз дип тапкан, әмма Аллаһы сайлаган кыйммәтле тере Ташка килегез, 5һәм сезнең үзегездән – тере ташлардан – рухи йорт төзелсен. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга мәгъкуль рухи корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз. 6Изге язмада болай дип әйтелгән:
«Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым,
аны, иң мөһим почмак ташы итеп, Сионда#2:6 Сион – Иерусалим шәһәренең шигъри исеме. куям.
Аңа ышанган кеше һич оятка калмаячак»#2:6 Карагыз: «Ишагыйя», 28:16. .
7Шулай итеп, Ул – сезнең өчен, иман итүчеләр өчен кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар өчен
«төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш,
иң мөһим почмак ташына әйләнде»#2:7 Карагыз: «Зәбур», 117:22. .
8«Ул – абындыра торган таш,
сөрлектерә торган кыя»#2:8 Карагыз: «Ишагыйя», 8:14. .
Аллаһы сүзенә итагать итмәгәнгә, ышанмаучылар ташка абыналар, бу алар өчен билгеләнгән дә бит.
9Әмма сез – караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар#2:9 Патша-руханилар – бер үк вакытта патшалар да булган руханилар. , изге халык, Аллаһының Үз халкы#2:9 Карагыз: «Чыгыш», 19:5-6; «Канун», 7:6. . 10Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез.
Аллаһының коллары булып яшәгез
11Газиз дусларым! Сез – килмешәкләр һәм мосафирлар. Үтенәм сездән: җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән тыелып торыгыз. 12Мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк көндә Аны данласыннар өчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз.
13Хаким Гайсә хакы өчен кешеләр арасында урнаштырылган тәртипкә – барысыннан өстен булган патшага, 14җинаятьчеләрне җәзалау, игелек кылучыларга әҗерен бирү өчен патша куйган идарәчеләргә күндәм булыгыз. 15Чөнки Аллаһының ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән акылсыз һәм надан кешеләрнең авызын томалагыз. 16Ирекле кешеләр булып яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү өчен файдаланмагыз. Аллаһының коллары булып яшәгез. 17Һәммә кешеләрне хөрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшаны ихтирам итегез.
Мәсихнең михнәт чигүе – безнең өчен үрнәк
18Хезмәтчеләр, яхшы һәм миһербанлы хуҗаларыгызга гына түгел, кырысларына да курку катыш тирән хөрмәт белән буйсыныгыз. 19Берәрсе, нахакка михнәт чиккәндә, Аллаһы хакында уйлап түземле булса, Аллаһы моны хуш күрә. 20Гаеп эш эшләгән өчен кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар?! Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә. 21Сез шуның өчен чакырылдыгыз бит. Үзенең эзләреннән баруыгызны теләп, Мәсих сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Шуңа күрә Аңардан үрнәк алыгыз. Изге язмада:
22«Ул һичнинди гөнаһ кылмады,
Аның теле ялган сүз сөйләмәде»#2:22 Карагыз: «Ишагыйя», 53:9. , –
дип язылган.
23Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде, газап чиккәндә янап куркытмады, Үзен гадел Хөкем итүчегә тапшырды. 24Гөнаһ өчен үлеп, хаклык өчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гөнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз. 25Адашып йөрүче сарыклар сыман идегез сез, әмма хәзер Көтүчегез һәм җаннарыгызны Саклаучы янына әйләнеп кайттыгыз.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in