YouVersion Logo
Search Icon

Ягъкубтан хат 3

3
Игътибар белән сөйләргә өндәү
1Имандашларым, арагыздан бары кайберләрегез генә укытучы булсын. Сез беләсез: без укытучы буларак, башкаларга караганда ныграк хөкем ителербез. 2Без барыбыз да төрлечә абынабыз бит. Сүз белән гөнаһ кылмый торган кеше камил, ул үзенең бөтен тәнен тыя белә. 3Тыңласыннар өчен, без атларның авызына авызлык кидерәбез һәм, шулай итеп, аларның гәүдәләре белән идарә итә алабыз. 4Әйдәгез, корабларны мисал итеп китерик. Зур булсалар да һәм көчле җилләр белән куып йөртелсәләр дә, алар бик кечкенә кораб койрыгы ярдәмендә койрыкчы теләгән якка идарә ителәләр. 5Тел дә шулай ук, гәүдәнең кечкенә генә әгъзасы булса да, бөек нәрсәләр белән мактана ала. Уйла: нинди кечкенә очкын зур урманны яндырып җибәрергә мөмкин. 6Тел дә – ут. Тәнебезнең әгъзалары арасында ул – яманлык дөньясы. Ул бөтен тәнебезне нәҗесли һәм тормышыбыз агышында янгын чыгара. Аның үзен исә җәһәннәм уты кабызып җибәрә.
7Һәртөрле хайваннар, кошлар, сөйрәлүчеләр һәм диңгез хайваннарын кеше үзенә буйсындыра ала һәм буйсындырды да. 8Ләкин беркем дә телне буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал һәм үтергеч агулар белән тулы. 9Телебез белән Атабыз Раббыны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшашлы итеп яратылган кешеләрне каргыйбыз. 10Бер үк авыздан данлаулар да, каргышлар да чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел. 11Бер чишмәдән төче һәм тозлы су ага аламы әллә?! 12Имандашларым, инҗир агачы – зәйтүн, ә йөзем чыбыгы инҗир җимеше бирә аламыни? Тозлы чишмә дә төче су бирә алмый.
Чын зирәклек
13Арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы, ул үзенең шундый икәнлеген игелекле тормышы, зирәк тыйнаклык тудырган гамәлләре белән күрсәтсен. 14Ләкин йөрәкләрегездә ачы көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату яшәсә, мактанмагыз, хакыйкатькә каршы ялганламагыз. 15Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дөньяныкы; рухи түгел, ул җеннәрдән килә. 16Чөнки көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату бар урында тәртипсезлек тә, һәртөрле явыз эшләр дә була. 17Ә югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тынычлык сөючән, йомшак күңелле, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсездер. 18Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in