YouVersion Logo
Search Icon

Ягъкубтан хат 2

2
Һәркемгә тигез карагыз
1Имандашларым минем, иң бөек Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр буларак, һәркемгә тигез карагыз. 2Әйтик, җыелышыгызга бай киенгән, алтын балдаклы кеше һәм шулай ук тузган кием кигән ярлы кеше дә килә, ди. 3Бай киенгән кешегә аерым игътибар биреп: «Менә монда, бу яхшы урынга утырыгыз», – дип әйтәсез, ярлыга исә: «Әнә тегендә бас» яисә «Аягым очына утыр», – дисез. 4Шуның белән үз арагызда бер-берегезне аерып карыйсыз һәм начар фикерләргә таянучы хөкемчегә охшап каласыз түгелме? 5Тыңлагыз, газиз имандашларым! Үзен яратучыларга вәгъдә иткән Патшалыкның варислары һәм бай иманлы булсыннар дип, Аллаһы бу дөньяның ярлыларын сайлап алмадымыни?! 6Сез исә ярлыларны мәсхәрәлисез. Сезне җәберләүчеләр һәм мәхкәмә алдына сөйрәүчеләр – байлар түгелмени инде?! 7Сез йөртә торган исемне – Мәсихнең яхшы исемен яманлаучылар шулар түгелмени?!
8Әгәр сез Изге язмада әйтелгән: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»#2:8 Карагыз: «Левиләр», 19:18. дигән Аллаһы Патшалыгы канунын үтисез икән, дөрес эшлисез. 9Ләкин әгәр һәркемгә дә тигез карамасагыз, гөнаһ кыласыз һәм Канун сезне җинаятьчеләр итеп күрсәтә. 10Кем дә кем Канунны тулысынча үти, әмма аның бер генә таләбен бозса да, бөтен Канунны бозуда гаепле. 11Чөнки «Зина кылма»#2:11 Карагыз: «Чыгыш», 20:14; «Канун», 5:18. дип әйткән Аллаһы шулай ук «Үтермә»#2:11 Карагыз: «Чыгыш», 20:13; «Канун», 5:17. дип тә әйткән. Һәм шуңа күрә дә, әгәр зина кылмасаң, ләкин үтерсәң, син Канунны бозучы буласың. 12Иреклелек кануны буенча хөкем ителәсе кешеләр буларак сөйләгез һәм гамәл кылыгыз. 13Рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хөкем рәхимсез булыр. Рәхимлелек исә хөкемнән өстен тора!
Иман һәм эшләр
14Әгәр кем дә булса: «Мин иман итәм», – дип әйтә, ә эштә күрсәтми икән, имандашларым, моннан ни файда? Андый иман аны коткара аламы? 15Әгәр имандаш ир-ат йә хатын-кыз киемгә яки ризыкка мохтаҗ булып, сезнең берәрегез: 16«Иминлек белән китегез. Җылыныгыз һәм яхшы итеп тукланыгыз!» – дип әйтсә, әмма аларга тормышта кирәк булган нәрсәләрне бирмәсә, бу сүзләрдән ни файда? 17Иман да шулай. Гамәлсез иман үзе үк үле була.
18Ләкин кемдер: «Синең – иман, ә минем эшләр бар!» – дип әйтер. Син миңа үзеңнең иманыңны гамәлләрдән башка күрсәт. Ә мин сиңа үз иманымны кылган гамәлләрем белән күрсәтермен! 19Син Аллаһының бер булуына ышанасың. Яхшы! Хәтта җеннәр дә моңа ышана һәм калтырап тора. 20Әй, син, төпсез кеше! Иманның гамәлдән башка файдасыз булуына дәлилләр телисеңме? 21Әллә атабыз Ибраһим, үз углы Исхакны мәзбәхкә корбан рәвешендә алып килеп, эш-гамәлләре белән Аллаһы тарафыннан акланмаганмы? 22Күрәсең ки, аның иманы кылган гамәлләре белән бергә үрелеп барган һәм шул гамәлләре аркылы иманы камилләшкән. 23Изге язмадагы: «Ибраһим Аллаһыга ышанды, һәм моның белән тәкъва булып саналды»#2:23 Карагыз: «Яратылыш», 15:6. дигән сүзләр тормышка ашты. Шулай итеп, ул «Аллаһы дусты»#2:23 Карагыз: «II Елъязма», 20:7; «Ишагыйя», 41:8. дип аталды. 24Күрәсез, кеше иман белән генә түгел, бәлки кылган гамәлләре белән Аллаһы тарафыннан аклана. 25Хәбәрчеләрне сыендырып һәм аларга башка юлдан качарга ярдәм итеп, фахишә Рәхәб тә кылган гамәленә карап, Аллаһы тарафыннан акланган#2:25 Карагыз: «Ешуа», 6:22-25. . 26Шулай итеп, рухсыз тән үле булгандай, иман да кылынган гамәлдән башка үледер.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in