YouVersion Logo
Search Icon

Ягъкубтан хат 1

1
1Дөнья буйлап таралган унике ыругка#1:1 Унике ыруг – дөньяга таралган мәсихче яһүдиләр яисә дөньядагы барлык мәсихчеләр. Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих колы Ягъкубтан сәлам!
Сынаулар һәм иман
2Имандашларым, төрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип кабул итегез. 3Иманыгыз сыналу түземлек тудыруын сез беләсез бит. 4Сезнең һичнинди кимчелекләрсез камил һәм бер бөтен булуыгыз өчен, түземлек үз эшен башкарып чыксын.
5Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә. 6Ләкин сез, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чөнки шикләнүчеләр җил куып йөрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар. 7Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырмын дип уйламасын. 8Мондый кеше икеләнүчән, үзенең кылган гамәлләрендә нык тормаучан була бит.
9Мохтаҗ имандаш үзенең югары дәрәҗәгә күтәрелүе белән горурлансын. 10Бай исә үзенең түбән дәрәҗәгә төшерелүе белән горурлансын, чөнки ул кыргый чәчәк шикелле юкка чыгачак. 11Кояш чыгып, көйдергеч эсселек башлана, эсседән үлән сула, аның чәчәге коела һәм матурлыгы югала. Байлар да шулай ук үзләренең эшләрен эшләгәндә сулачак.
12Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сөючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алыр. 13Коткыга төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми. 14Һәркемне үзенең үк хайвани теләкләре вәсвәсәгә сала, алар аны кызыктырып алып кереп китә һәм тозакка эләктерә. 15Шуннан соң хайвани теләк, яралып, гөнаһны тудыра, ә гөнаһ ныгыгач – үлемне.
16Үзегезгә алданырга ирек бирмәгез, газиз имандашларым. 17Һәр игелекле һәм камил бүләк югарыдан, күк яктылыклары Атасыннан килә. Ул һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый#1:17 …борылып, караңгылык тудырмый. – Монда Аллаһы Тәгаләнең үзгәрешсез булуы, күк җисемнәренең торышларын үзгәртеп, караңгылык булдырулары һәм башка күренешкә керүләре белән капма-каршы куела. . 18Бар иткәннәре арасында безнең беренче җимеш булуыбызны теләп, Ул безне хакыйкать сүзе аша Үз ихтыяры белән тудырды.
Тыңлагыз һәм үтәгез
19Газиз имандашларым, шуңа игътибар итегез: һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш, 20чөнки кеше ачуы Аллаһы теләгән тәкъва тормышка алып килми. 21Шулай итеп, бөтен әхлакый шакшылыктан һәм башка төрле яманлыктан ваз кичегез. Йөрәкләрегез туфрагына утыртылган Аллаһы сүзен тыйнаклык белән кабул итегез, ул сүз җаннарыгызны коткара ала.
22Сүзне тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. 23Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үз йөзен көзгедән караучыга охшап кала: 24үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йөзенең ниндилеген шундук оныта. 25Әмма кем дә кем Аллаһының камил иреклелек Канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча башкара икән, ул үз эшләрендә бәхетле булыр.
26Әгәр кем дә булса үзен Аллаһыга табынучы дип саный, ләкин телен тыймый икән, бу вакытта ул үзен алдый гына, һәм аның Аллаһыга табынулары бернигә тормый. 27Аллаһы Ата Үз каршында саф, эчкерсез санаган табыну – ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in