YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 26

26
Изге чатыр
1Чатыр өчен ун пәрдә тегелсен, пәрдәләр исә нәфис җитеннән һәм зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан тукылып, аларга керубим сурәтләре чигелсен. 2Пәрдәләрнең барысын да бер зурлыкта эшлә: буе егерме сигез, иңе дүрт терсәк булсын. 3Пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тек. 4Зәңгәр тукымадан ясалган элмәкләрне беренче биш пәрдәнең кырыена тегеп куй, шулай ук икенче биш пәрдәнең кырыена тек: 5беренче биш пәрдәнең кырыенда – илле элмәк һәм икенче биш пәрдәнең кырыенда шулай ук илле элмәк. Беренче пәрдәдәге һәр элмәк икенче пәрдәдәге һәр элмәккә пар килсен. 6Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни чатырны бербөтен итеп җыю өчен, алтыннан илле каптырма яса.
7Чатырны каплау өчен, янә бер каплавыч яса. Бу каплавыч өчен кәҗә мамыгыннан унбер пәрдә әзерлә. 8Барлык пәрдәләр бер үлчәмдә – буе утыз һәм иңе дүрт терсәк булсын. 9Башта биш пәрдәне, аннары тагын алтыны бер-берсенә тоташтыр. Чатырның алгы ягындагы алтынчы пәрдәне ике кат итеп бөклә. 10Тоташтырып тегелгән биш пәрдәнең һәм тоташтырып тегелгән алты пәрдәнең кырыйларына иллешәр элмәк яса. 11Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни каплавычны бербөтен итеп тоташтыру өчен, бакырдан илле каптырма эшлә һәм аларны элмәкләргә кидер. 12Ә пәрдәләрнең өстәмә өлеше – каплавычның артып калган бер яртысы – чатырның арт ягына асылынып төшсен. 13Пәрдәләрнең һәр ике ягыннан да бер терсәккә чыгып калган кисәге исә чатырның ян-якларын капласын.
14Чатыр өчен янә ике каплавыч эшлә: аларның берсе кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән, ә икенчесе – беренчесе өстендәгесе – диңгез филе тиреләреннән булсын.
15Чатыр өчен сәрви агачыннан рамнар яса. 16Һәр рамның биеклеге ун терсәк һәм киңлеге терсәк ярым булырга тиеш. 17Рамнарны бер-берсенә беркетер өчен, һәр рамның ике чыгынтысы булып, чатырның барча рамнары шулай эшләнсен. 18Чатырның көньякка караган ягы өчен егерме рам 19һәм көмештән кырык нигез яса – һәр рам астында, чыгынтыларга туры китереп, икешәр нигез булсын. 20Чатырның икенче, ягъни төньякка караган ягы өчен дә егерме рам 21һәм һәрбер рам өчен икешәр итеп көмештән кырык нигез яса. 22Чатырның арткы, ягъни көнбатышка караган ягы өчен тагын алты рам, 23ә чатырның арткы ягындагы почмаклар өчен ике рам яса. 24Почмактагы рамнар аскы яктан тоташтырылып, өстән беренче боҗра янында беркетелсен; ике почмак та бертөрле ясалсын. 25Шулай итеп, әлеге сигез рам өчен көмештән уналты нигез булыр – һәр рам астына икешәр нигез.
26Борысларны сәрви агачыннан яса: чатырның бер ягындагы рамнар өчен биш борыс, 27икенче ягындагылары өчен янә биш борыс һәм арткы яктагы, ягъни көнбатыштагы рамнар өчен тагын биш борыс булсын. 28Рамнар уртасындагы борыс чатырның бер очыннан икенче очына кадәр сузылсын. 29Рамнарны алтын белән капла һәм аларга, борысларны утырту өчен, алтын боҗралар беркет; бу борысларны да алтын белән капла. 30Чатырны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча төзе.
31Зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән махсус пәрдә тукы да аның өстенә керубим сурәтләре чик. 32Сәрви агачыннан дүрт багана яса һәм аларны алтын белән капла. Дүрт баганага алтыннан эшләнгән ыргаклар беркет, баганалар астына дүрт көмеш нигез куй һәм алтын ыргакларга пәрдәне эл. 33Пәрдәне чатыр түбәсендәге каптырмалар астына урнаштыр һәм пәрдә артына Боерыклар сандыгын куй. Бу пәрдә Изге бүлмәне Иң изге бүлмәдән аерып торсын. 34Иң изге бүлмәдәге Боерыклар сандыгы өстенә капкач куй. 35Пәрдәнең икенче ягына, изге икмәкне кую өчен, өстәл урнаштыр: өстәл чатырның төньягында торсын. Чатырның көньягына, өстәл каршысына, шәмдәл куй.
36Соңыннан, чатырга керү юлын каплау өчен, пәрдә эшлә; ул зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелсен. 37Пәрдәне элү өчен, сәрви агачыннан биш багана һәм алтын ыргаклар ясап, аларны да алтын белән капла. Баганалар өчен биш бакыр нигез кой.

Currently Selected:

Чыгыш 26: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in