YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 27

27
Мәзбәх
1Мәзбәхне сәрви агачыннан яса. Ул тигезьяклы турыпочмак рәвешендә – буе һәм иңе бишәр терсәк, ә биеклеге өч терсәк булсын. 2Мәзбәхнең һәр почмагына берәр мөгез әзерлә, һәм бу мөгезләр мәзбәх белән бербөтен итеп эшләнсен. Мәзбәхнең өстен бакыр белән капла. 3Әлеге мәзбәх өчен барлык әсбаплар – көл колашалары, көрәкләр, касәләр, чәнечкеләр һәм күмер алгычлар бакырдан эшләнсен. 4Аның өчен рәшәткә, ягъни бакыр челтәр яса һәм рәшәткәнең һәр дүрт почмагына бакыр боҗра беркет. 5Рәшәткәне мәзбәхнең эченә – өске кырыеннан түбәнрәк төшеп, уртасына урнаштыр. 6Сәрви агачыннан мәзбәх өчен колгалар ясап, аларны бакыр белән капла. 7Күчереп йөрткәндә, мәзбәхнең ике ягындагы боҗраларына әлеге колгаларны кидер. 8Мәзбәхне, эчен куыш итеп, такталардан яса. Аны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшләт.
Изге чатырның ишегалды
9Чатыр өчен ишегалды яса. Көньякка караган ягының озынлыгы йөз терсәк булып, әлеге якта нәфис җитеннән тукылган пәрдәләр эленеп торсын. 10Пәрдәләрне элү өчен, егерме багана һәм, аларны урнаштыру өчен, егерме бакыр нигез яса. Баганадагы ыргак һәм чыбыкларны көмештән эшлә. 11Ишегалдының төньякка караган ягы шулай ук йөз терсәк булсын, һәм бу як өчен дә пәрдәләр, егерме багана һәм егерме бакыр нигез ясалсын. Баганадагы ыргакларны да, чыбыкларны да көмештән эшлә. 12Ишегалдының көнбатыш ягына, илле терсәк озынлыгындагы пәрдәләр эленеп, ун багана белән ун нигез куелсын. 13Ишегалдының көнчыгыш ягы – ишегалдына керә торган як – буйга шулай ук илле терсәк булсын. 14-15Ишегалды капкасының бер ягындагы пәрдәләр унбиш терсәк озынлыкта булып, алар өч нигез өстенә куелган өч баганага эленсен; икенче ягында да пәрдәләрнең озынлыгы унбиш терсәк булып, алары да өч нигезгә куелган өч баганага эленсен.
16Капкага эләр өчен, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән пәрдә тукып, аның өстенә бизәкләр чик. Пәрдәнең озынлыгы егерме терсәк булсын. Пәрдә өчен дүрт багана һәм дүрт нигез яса. 17Ишегалды әйләнәсендәге барлык баганаларны көмеш чыбыклар һәм ыргаклар белән беркет һәм баганаларның нигезен бакырдан эшлә. 18Ишегалдының буе йөз терсәк, иңе илле терсәк, ә ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләр биш терсәк биеклегендә булсын. Пәрдәләрне нәфис җитеннән тукы, ә баганаларның нигезен бакырдан эшлә. 19Чатырда кулланыла торган барлык җайланмалар, чатыр һәм ишегалды өчен барлык казыклар бакырдан эшләнсен.
Шәмдәл турындагы кагыйдә
20Яктырткычлар һәрвакыт янып торсын өчен, сыйфатлы зәйтүн мае китерегез, дип, исраилиләргә әмер ит. 21Очрашу чатырының Боерыклар сандыгы куелган бүлмәсен аерып торучы пәрдәнең тышкы ягындагы яктырткычлар Раббы каршында кичтән алып иртәнгә кадәр янсын өчен, Һарун һәм аның угыллары аларны күзәтеп торырга тиеш. Бу – Исраил халкы һәм аның киләчәк буыннары өчен мәңгелек кагыйдә.

Currently Selected:

Чыгыш 27: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in