YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 28

28
Руханилар киемнәре
1Туганың Һарунны, аның угыллары Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамарны исраилиләр арасыннан үз яныңа ал да, алар Минем каршымда руханилар булып хезмәт итсеннәр. 2Туганың Һарунга изге киемнәр әзерлә, алар аңа хөрмәт вә мәһабәтлек өстәр. 3Һарун, Миңа багышланып, руханилык итә алсын өчен, Мин акыл биргән барлык осталарны чакыр, һәм алар аңа киемнәр әзерләсеннәр. 4Алар менә нинди киемнәр әзерләргә тиеш: рухани күкрәкчәсе, эфод, япанча, бизәкләп тукылган күлмәк, чалма һәм пута. Туганың Һарунга һәм аның угылларына изге киемнәр әзерләсеннәр, шуннан соң алар Миңа рухани булып хезмәт итә алырлар. 5Осталар алтын җепләр, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен куллансыннар.
6Осталар эфодны алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләсеннәр – аны оста итеп чиксеннәр. 7Эфодны бәйләр өчен, аның ике ягына ике иңсә тегелсен. 8Билбау, эфодның үзе кебек, алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләнсен. Билбау эфодка тоташкан булсын.
9Ике ахак ташы ал һәм бу ташларга Исраил угылларының исемнәрен уеп яз. 10Алты исемне – бер ташка, калган алтысын – икенче ташка. Исемнәрне тәртип буенча яз: иң өлкән углыннан башлап иң кечесе белән тәмамла. 11-14Бу ташларга Исраил угылларының исемнәрен оста нәкышче мөһер уйган сыман итеп яз. Аннары алтын кысалар яса һәм ташларны шуларга урнаштыр; аннан бу ташларны, Исраил угылларының истәлеге итеп, эфодның иңсәләренә беркет. Шулай итеп, Раббы Исраил халкын исенә төшерсен өчен, Һарун үзенең иңбашларында Исраил угылларының исемнәрен йөртер. Ике чылбырны да саф алтыннан бау сыман итеп үреп эшлә, ул чылбырларны кысаларга беркет.
15Эфодны әзерләгән кебек, рухани күкрәкчәсен, ягъни хөкем кылу күкрәкчәсен әзерлә. Күкрәкчәне дә алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшлә – аны оста итеп чик. 16Буе һәм иңе берәр карыш#28:16 Карыш – 22 см. булган тигезьяклы турыпочмак рәвешендәге бу күкрәкчә ике катлы булсын. 17Аңа дүрт рәт итеп кыйммәтле ташлар беркет: беренче рәттә – кызыл якут, топаз һәм зөбәрҗәт, 18икенчесендә – фирәзә, зәңгәр якут һәм алмаз, 19өченчесендә – җете кызыл якут, оникс, аметист, 20ә дүртенчесендә – хризолит, ахак һәм яшма булсын. Аларны алтын кысаларга урнаштыр. 21Исраил ыругларының һәркайсына берәр таш исәбеннән барысы унике таш булырга тиеш. Һәрбер ташка, мөһер уйгандагы кебек, унике ыругның исемнәре берәм-берәм уеп язылсын.
22Күкрәкчә өчен чылбырларны саф алтыннан бау сыман үреп эшлә. 23Ике алтын боҗра ясап, аларны күкрәкчәнең өске ике почмагына беркет 24һәм ике алтын чылбырны күкрәкчә почмакларындагы боҗраларга бәйлә. 25Чылбырларның икенче очларын эфод иңсәләрендәге ике кысага беркет һәм, шул рәвешле, чылбырлар алдан эфодның ике иңсәсенә беркетелсен. 26Ике алтын боҗра ясап, аларны күкрәкчәнең аскы ике почмагына – эфодка караган эчке ягына беркет. 27Янә ике алтын боҗра ясап, аларны эфод иңсәләренең аскы ягына, ягъни җөе янына, билбау өстенә ныгыт. 28Күкрәкчә эфодтан шуып төшмәсен һәм эфодның билбавыннан өстәрәк торсын өчен, күкрәкчә боҗраларын эфод боҗраларына зәңгәр тасмалар белән бәйләп куй.
29Һәрвакыт Раббының исенә төшереп торыр өчен, Изге бүлмәгә Раббы алдына кергәндә, Һарунның йөрәге турысында Исраил угылларының исемнәре уеп язылган хөкем итү күкрәкчәсе булыр. Бу – хөкем итү күкрәкчәсе. 30Аның эченә изге жирәбәләр#28:30 …изге жирәбәләр… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: урим һәм туммим. куй. Һарун Раббы алдына килгәндә, алар аның йөрәге өстендә булырлар; шул рәвешле, Раббы алдында исраилиләргә хөкем чыгарганда, Һарун һәрвакыт аларны үз янында йөртер.
31Эфод белән киелә торган япанча тоташтан зәңгәр тукымадан тегелсен. 32Аның уртасында баштан кияр өчен тишек булсын. Тукыманың чите сыпылмасын өчен, тишек кырыйларын яка сыман итеп тек. 33Зәңгәр, җете кызыл һәм кызыл төстәге йон алып, алардан япанча итәге әйләнәсенә анар сурәтләре яса, ә алар арасына алтын кыңгыраулар беркет. 34Итәк әйләнәсендә алтын кыңгыраулар һәм анарлар үзара чиратлашып барсын. 35Һарун бу киемне рухани хезмәтен башкарганда кияргә тиеш. Раббы алдына Изге бүлмәгә кергәндә һәм аннан чыкканда, бу кыңгыраулар чыңлап торыр. Шуңа күрә аңа үлем янамас.
36Саф алтыннан бер ләүхә яса һәм, мөһер уйган сыман, аңа «Раббыга багышланган» дигән сүзләрне уеп яз. 37Аны чалманың алгы ягына зәңгәр тасма белән беркетеп куй. 38Һарун аны башына киеп йөрсен; әгәр исраилиләрнең Раббыга багышлаган изге бүләкләрендә хата булса, Һарун аларның гаепләрен үз өстенә алыр. Раббы бүләкләрне кабул итсен өчен, изгелек билгесе беркетелгән чалманы Һарун һәрвакыт киеп йөрсен.
39Нәфис җитеннән күлмәк тек. Нәфис җитеннән чалма әзерлә һәм путага бизәкләр чик. 40Һарунның угыллары өчен дә шундый күлмәкләр, путалар һәм баш киемнәре әзерлә, бу аларга хөрмәт вә мәһабәтлек өстәр. 41Бу киемнәрне туганың Һарунга һәм аның угылларына кигез дә, башларына май сөртеп, аларны руханилыкка багышла. Миңа рухани булып хезмәт итсеннәр өчен, аларны шулай изгеләндер.
42Руханиларның эчке ыштаннарын нәфис җитеннән тек; ул аларны билдән тезгә кадәр каплап торсын. 43Очрашу чатырына кергәндә яки, Изге бүлмәдә хезмәт башкару максатыннан, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхенә якынайганда, Һарун һәм аның угыллары шушы ыштанны кияргә тиешләр. Шул вакытта алар гаепле булмас һәм үлемгә дучар ителмәс. Бу – Һарун һәм аның нәсел варислары өчен мәңгелек кагыйдә.

Currently Selected:

Чыгыш 28: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in