YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 27

27
Паулның Римга җибәрелүе
1Безнең Италиягә су юлы белән баруыбыз турында карар кылынгач, Паулны һәм тагын берничә тоткынны кайсар полкының Юли атлы йөзбашына тапшырдылар. 2Без Асия өлкәсенә бара торган Адрамут шәһәреннән булган корабка утырдык һәм йөзеп киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды. 3Икенче көнне Сидун шәһәренә килеп җиттек. Юли, кешелеклелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына барырга һәм аларның кайгыртуларыннан файдаланырга рөхсәт итте. 4Сидуннан без тагын диңгезгә чыктык һәм, җил каршы булганлыктан, Кипрның җилдән ышык ягына таба йөзеп киттек. 5Киликия һәм Памфулия ярлары буйлап диңгезне кичтек тә Лукия өлкәсендәге Мура шәһәренә килеп җиттек. 6Мурада йөзбашы, Искәндәрия шәһәреннән килгән Италиягә китәчәк корабны табып, безне шул корабка утыртты. 7Без байтак көннәр акрын йөздек һәм бик авырлык белән Книд шәһәре турысына килеп җиттек. Көчле җил аркасында бу юнәлештә бару мөмкин булмаганга күрә, Салмуни борынын узып, Критның җилдән ышык ягына юнәлдек. 8Авырлык белән яр буйлап йөзеп, Яхшы гаваньнар дигән урынга килдек. Ул урыннан ерак түгел Ласея шәһәре урнашкан иде.
9Шактый күп вакыт узганга, ураза көне дә үтеп китте һәм, диңгез буенча юлны дәвам итү куркыныч булганлыктан, Паул болай дип киңәш бирде:
10– Әфәнделәр! Хәзер диңгездә булу йөк һәм кораб өчен генә түгел, ә үзебез өчен дә куркыныч булачагын һәм күп зыян китерәчәген күрәм.
11Ләкин йөзбашы, Паулның сүзләреннән бигрәк, койрык тотучының һәм кораб хуҗасының сүзләренә күбрәк колак салды. 12Гавань кыш үткәрергә яраклы булмаганлыктан, диңгезчеләрнең күбесе аннан китәргә һәм, мөмкин булса, Критның көньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнбатышка караган ягында урнашкан Фойникес гаванена барырга һәм шунда кышларга хәл иттеләр.
Корабның давылга эләгүе
13Көньяк җиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек, дип уйлап, якорь күтәрделәр, һәм без Крит яры буйлап йөзеп киттек. 14Әмма, күп тә үтмәде, төньяк-көнбатыш җиле дип аталган бик көчле җил купты. 15Җил безнең корабны эләктереп алды да агызып алып китте, чөнки кораб җилгә каршы йөзә алмады. 16Кәүдә дип аталган кечкенә генә утрауның җилдән ышык ягына килеп чыгып, авырлык белән генә коткару көймәсен урнаштырып куя алдык. 17Аны палубага күтәргәннән соң, арканнарны кораб астыннан үткәреп, корабны бәйләп куйдылар. Суртис дип аталган сай җиргә утырудан куркып, җилкәнне төшерделәр һәм шул хәлдә кораб йөзеп йөрүен дәвам итте. 18Көчле давыл дәвам иткәнлектән, икенче көнне йөкләрне диңгезгә ташлый башладылар. 19Ә өченче көнне үз куллары белән диңгезгә кораб җиһазларын ыргыттылар. 20Берничә көн дәвамында кояш та, йолдызлар да күренмәгәч һәм көчле давыл тынычланмаганлыктан, котылуга булган барлык өметебез югалды.
Сезнең берегез дә һәлак булмаячак
21Корабтагы кешеләр күп көннәр буе бернәрсә ашый алмагач, Паул алар арасына чыгып басты да:
– Әфәнделәр! Сүземне тыңларга һәм Криттан кузгалмаска кирәк иде. Шулай иткән булсак, бу кыенлыклар да, югалтулар да булмаган булыр иде. 22Ә хәзер сезгә киңәшем шундый: күңелегезне төшермәгез, чөнки сезнең берегез дә һәлак булмаячак, корабны гына югалтачаксыз, – диде. – 23Мин – Аллаһы кешесе һәм Аңа хезмәт итәм. Үткән төнне Аллаһының бер фәрештәсе миңа күренеп, 24болай диде: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсең һәм Аллаһы синең белән булган кешеләрнең барысына да тормыш бүләк итә». 25Менә шуңа күрә, әфәнделәр, күңелегезне төшермәгез, мин Аллаһыга инанам, бөтенесе Ул миңа әйткәнчә булыр. 26Без кайсы да булса бер утрауга килеп чыгарбыз, – диде Паул.
27Әдрән диңгезендә йөзеп йөргәндә, ундүртенче төн уртасы җиткәч, диңгезчеләр коры җиргә якынлашуыбызны сизә башладылар. 28Алар тирәнлекне үлчәделәр – егерме сажин чамасы#27:28 …егерме сажин чамасы… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: егерме оргуя; оргуя – озынлык үлчәү берәмлеге, 1,8 м чамасы. булды. Күпмедер вакыт үткәч, тагын үлчәделәр – унбиш сажин чамасы иде. 29Ташлы урынга барып эләгүдән куркып, корабның койрык ягыннан дүрт якорь төшерделәр һәм көн тууын теләп дога кылдылар.
30Ә корабтан качарга теләп, борын яктан якорьлар төшерергә телибез, дигән сылтау белән диңгезчеләр суга көймә төшергәч, 31Паул йөзбашына һәм гаскәриләргә:
– Алар корабта калмасалар, сез котыла алмассыз, – диде.
32Шуннан соң гаскәриләр көймә бауларын чабып өзделәр, һәм көймә суга төшеп китте.
33Көн туар алдыннан, Паул һәммәсен ризык ашарга кыстады.
– Сез инде ундүртенче көн киеренке хәлдә булып, һичнәрсә ашамыйсыз. 34Шуңа күрә ашавыгызны үтенәм: бу гомерегезне саклап калу өчен зарур. Берегезнең дә башыннан бер генә бөртек чәче дә төшмәс, – диде ул.
35Шулай дигәч, Паул, икмәкне кулларына алып, Аллаһыга шөкрана кылды һәм сындырып ашый башлады. 36Шунда барысының да күңелләре күтәрелеп ашарга утырдылар. 37Без корабта бөтенесе ике йөз җитмеш алты җан идек. 38Ашап туйгач, корабны җиңеләйтү өчен, диңгезчеләр булган бодайны диңгезгә ташладылар.
Көймәнең җимерелүе, кешеләрнең исән калуы
39Көн тугач, диңгезчеләр алларындагы җирне танымадылар, ләкин анда сөзәк ярлы ниндидер култык күрделәр һәм, булдырып булса, кораб белән шул яр буена килеп туктарга теләделәр. 40Якорьларны чабып өзгәч, корабның койрыгында урнашкан бору ишкәкләрен ычкындырдылар һәм алгы җилкәнне җил уңаена көйләделәр. Кораб ярга таба юл алды, 41ләкин комга килеп утырды. Корабның борыны кузгатмаслык булып эләгеп калды, ә койрык өлеше дулкын көче белән җимерелә башлады.
42Гаскәриләр, тоткыннарның берәрсе йөзеп китеп качмасын дип, аларны үтерергә ниятләделәр. 43Әмма йөзбашы, Паулны коткарып калу теләге белән, аларны туктатты һәм башта йөзә белүчеләргә суга сикереп ярга чыгарга кушты.
44– Калганнарыгыз йә такталарга, йә корабтагы берәр нәрсәгә тотынып йөзегез, – диде ул.
Шулай итеп барысы да котылып җиргә чыкты.

Currently Selected:

Рәсүлләр 27: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in