YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 26

26
Паул Әгрип патша каршында
1Әгрип Паулга:
– Сиңа үзеңне яклап сөйләргә рөхсәт ителә, – диде.
Шунда Паул кулын күтәрде һәм үзен яклап сөйли башлады:
2– Әгрип патша! Бүген алдыңда яһүдиләрнең барлык гаепләүләреннән үземне яклый алуыма бәхетлемен. 3Син яһүдиләрнең барлык йолаларын һәм бәхәсле фикерләрен бик яхшы белгәнгә күрә мине түземлелек белән тыңлавыңны үтенәм.
4Яшьтән үк ничек гомер иткәнлегемне, баштан ук үз халкым арасында Иерусалимдә яшәгәнлегемне барлык яһүдиләр белә. 5Алар мине күптәннән белә һәм, теләсәләр, фарисейлар төркемендә булганлыгым – динебезнең иң таләпчән тәгълиматын тотканлыгым хакында шаһитлык бирә алалар. 6Ә хәзер мин Аллаһы тарафыннан аталарыбызга бирелгән вәгъдәнең үтәлүен өмет итүем өчен хөкем алдында торам. 7Безнең унике ыруг, ул вәгъдәнең тормышка ашуына өмет баглап, көне-төне тырышып Аллаһыга хезмәт итә. Әгрип патша, яһүдиләр мине шушы өмет өчен гаеплиләр.
8Кешеләр, ни өчен сез Аллаһының үлеләрне терелтүен ышанмаслык эш дип саныйсыз?
9Дөрес, кайчандыр мин дә, Насаралы Гайсә исеменә каршы мөмкин булган бөтен нәрсәләрне эшләргә кирәк, дип уйладым. 10Һәм Иерусалимдә шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаһының күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә, мин ризалыгымны белдерә идем. 11Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, күп тапкырлар аларны җәзаладым һәм Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик көчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләп йөрдем.
Паулның Хаким Гайсәгә таба борылуы хакында сөйләве
12Тагын шундый максат куеп, баш руханилар тапшырган эш буенча һәм аларның вәкаләте белән Дәмәшкъкә барганда, 13көн уртасындарак, әй патша, күктән төшкән бик көчле яктылык күрдем. Кояштан да яктырак ул ут минем һәм юлдашларымның тирә-ягын яктыртты. 14Без барыбыз да җиргә егылдык, һәм мин тавыш ишеттем. Ул тавыш миңа яһүд телендә: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? Үгез үз хуҗасының таягына тибенгән кебек, үзеңә зыян китерәсең», – диде. 15«Син кем, Әфәндем?» – дип сорадым мин. Ул миңа әйтте: «Мин – син эзәрлекли торган Гайсә. 16Тор, аякларыңа бас! Сине хезмәтче итеп куяр өчен, хәзер күргәннәреңә һәм Минем тарафтан сиңа киләчәктә күрсәтеләчәк нәрсәләргә шаһит итәргә дип, күрендем Мин сиңа. 17Мин сине үз халкың кулыннан коткарырмын һәм башка халыклардан да саклармын: башка халыклар арасына мин җибәрәм бит сине. 18Син аларның күзләрен ачарга, аларны караңгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаһыга таба борырга тиешсең. Шунда аларның гөнаһлары кичерелер, Миңа булган иман аша изге ителгәннәр арасында урын алырлар алар», – диде миңа Хаким Гайсә.
19Шуңа күрә, Әгрип патша, мин, күктән иңгән күренешкә буйсынып, 20башта Дәмәшкъ һәм Иерусалим кешеләренә, аннары бөтен Яһүдия җирендә яшәүчеләргә, яһүди булмаган башка халыкларга вәгазь сөйләдем. Аларны тәүбә итеп Аллаһыга таба борылырга, тәүбә итүләрен күрсәтә торган эшләр кылырга чакырдым. 21Менә шуның өчен яһүдиләр мине Аллаһы йортында тотып алдылар һәм үтерергә тырыштылар. 22Ләкин Аллаһы бүгенге көнгә кадәр миңа ярдәм итә, һәм менә монда торган көе олысына да, кечесенә дә шаһитлык бирәм. Мин бары тик пәйгамбәрләр һәм Муса, киләчәктә булачак, дип, алдан әйткән хәлләр турында гына сөйлим. 23Алар Мәсихнең газап чигәргә тиешлеген һәм беренче булып үледән тереләчәген, яһүд халкына һәм башка халыкларга яктылык турындагы хәбәрне игълан итәчәген әйткәннәр иде, – диде Паул.
24Ул үзен шулай дип яклаганда, Фисте аңа кычкырып:
– Паул, син акылыңнан шашкансың! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра, – диде.
25– Мин акылдан шашмадым, мөхтәрәм Фисте, – диде Паул. – Мин аек акыл белән хакыйкать сүзләре сөйлим. 26Патша болар турында белә, һәм мин аның алдында кыюлык белән сөйли алам. Бу эшләр патшаның игътибарыннан читтә калмаганлыгына шигем юк, чөнки аларның берсе дә яшерен эшләнмәде.
27Әгрип патша, пәйгамбәрләргә ышанасыңмы? Беләм, ышанасың, – диде Паул.
28Әгрип Паулга:
– Син мине шулай тиз генә мәсихче итәргә мөмкин дип уйлыйсыңмы? – диде.
29– Тиз генәме, юкмы, – диде Паул, – синең генә түгел, ә бүген мине тыңлаучыларның барысының да минем кебек булуларын Аллаһыдан үтенеп сорыйм. Әлбәттә, бу богаулардан тыш.
30Шуннан соң патша һәм идарәче, Берники һәм алар белән утыручылар урыннарыннан тордылар 31һәм, читкәрәк китеп:
– Бу кеше үлемгә яки тоткынлыкка хөкем ителерлек һичнәрсә эшләмәгән, – дип сөйләштеләр.
32Әгрип Фистегә:
– Кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләмәгән булса, бу кешене азат итәргә мөмкин булган булыр иде, – диде.

Currently Selected:

Рәсүлләр 26: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in