YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 25

25
Паулның кайсар хөкемен таләп итүе
1Өлкәгә килеп өч көн торганнан соң, Фисте Кайсариядән Иерусалимгә китте. 2Баш руханилар һәм яһүдиләрнең башлыклары, аның янына килеп, Паулны гаепләделәр. 3Үзләренә яхшылык күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимгә чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар. 4Әмма Фисте Паулның Кайсариядә сак астында калачагын һәм тиздән үзенең шул шәһәргә барачагын әйтте.
5– Шулай итеп, – диде ул, – җитәкчеләрегез минем белән барсын һәм, ул кешенең гаебе булса, әйтсен.
6Иерусалимдә атна-ун көн булганнан соң, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче көнне ул хөкем итү урынына утырды да Паулны алып керергә әмер бирде. 7Паул кергәч, Иерусалимнән килгән яһүдиләр аны урап алдылар һәм аңа каршы күп санлы авыр гаепләүләр белән ябырылдылар, ләкин ул гаепләүләрне исбат итә алмадылар.
8– Мин яһүдиләр канунына да, Аллаһы йортына да, кайсарга каршы да һичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап.
9Ә Фисте, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулдан:
– Иерусалимгә барырга һәм анда, бу гаепләүләрне тикшерү өчен, хөкемем алдына басарга син ризамы? – дип сорады.
10– Мин хәзер кайсар мәхкәмәсендә торам һәм шунда хөкем ителергә тиешмен. Син үзең дә яхшы беләсең, мин яһүдиләрне үпкәләтерлек бернәрсә дә эшләмәдем. 11Әгәр дә мин, дөрес эшләмичә, үлемгә хөкем ителерлек ниндидер эш кылганмын икән, үлем җәзасыннан баш тартырга тырышмыйм. Ә инде аларның мине гаепләүләре дөрес булмаса, мине беркем дә алар кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мөрәҗәгать итәргә#25:11 Кайсарга мөрәҗәгать итәргә… – Хөкемгә тартылган Рим гражданы куллана алган иң югары мөмкинлек кайсарга мөрәҗәгать итү булган. телим, – диде Паул.
12Фисте киңәшчеләре белән фикерләшкәннән соң:
– Син кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләдең һәм шуңа күрә кайсар янына китәчәксең, – диде.
Паулның Әгрип патша алдына китерелүе
13Берничә көннән Әгрип патша белән Берники, Фистенең хәлен белү өчен, Кайсариягә килделәр. 14Алар анда байтак көннәр булганлыктан, Фисте Паулның эшен патшага тәкъдим итте:
– Монда Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар. 15Мин Иерусалимдә булганда, яһүдиләрнең баш руханилары һәм өлкәннәре, аны хөкем итүне таләп итеп, шикаять белән килделәр. 16Римлыларда, гаепләнүченең йөзенә карап гаепләүчеләре һәм гаепләүгә каршы үзен яклау мөмкинлеге булмыйча торып, кешене җәзага тарту гадәте юклыгын әйтеп җавап бирдем мин аларга. 17Алар монда килгәч, һич кичектермичә, икенче көнне үк хөкем итү урынына утырдым да ул кешене алып килергә әмер бирдем. 18Гаепләүчеләр аны гаепләргә дип сүз алдылар, ләкин мин көткән гаепләүләрнең берсен дә китермәделәр. 19Аның урынына алар үз диннәренә кагылышлы мәсьәләләр, Паул тере дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәсләштеләр. 20Мондый мәсьәләләрне тикшерергә кыенсынып, мин аңа Иерусалимгә барырга һәм бу эш буенча шунда хөкем ителергә тәкъдим иттем. 21Әмма ул галиҗәнаб кайсар карарын сорады һәм сак астында калырга теләде. Шуңа күрә мин, кайсар янына җибәрелгәнче, аны сак астында тотарга куштым, – диде Фисте.
22Әгрип Фистегә:
– Ул кешене мин дә тыңларга теләр идем, – диде.
– Иртәгә син аны тыңларсың, – дип җавап бирде Фисте.
23Икенче көнне Әгрип һәм Берники хәрби җитәкчеләр һәм иң күренекле гражданнар белән бергә бик тантаналы рәвештә кабул итү бүлмәсенә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр.
24– Әгрип патша һәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимдә дә, монда да күп яһүдиләр менә шушы кешедән зарландылар. Алар ул башка яшәргә тиеш түгел, дип кычкырдылар. 25Әмма мин, ул үлемгә хөкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым һәм, ул үзе галиҗәнаб кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, аны кайсар янына җибәрергә булдым. 26Ләкин аның хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуңа күрә, бу тикшерүдән соң язарлык берәр нәрсә булсын иде дип, мин аны алдыгызга, бигрәк тә, Әгрип патша, синең каршыңа китердем. 27Тоткынның нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә, аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламыйча эшләнгән эш булачак бит.

Currently Selected:

Рәсүлләр 25: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in