YouVersion Logo
Search Icon

II Петердән хат 2

2
Ялган өйрәтүчеләр турында
1 Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар, шулай ук сезнең арагызда да ялган өйрәтүчеләр булыр. Алар һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда яшерен рәвештә тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хөкемдарны да инкяр итеп, өсләренә көтелмәгән һәлакәт китерерләр. 2Күпләр аларның азгын яшәешенә иярер, һәм аларның эшләре аркасында хакыйкать юлы хурланыр. 3Бу ялган өйрәтүчеләр, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләре ярдәмендә сездән файдаланырлар. Аларны күптәннән хөкем сагалый, аларның һәлакәте котылгысыз.
4Аллаһы гөнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, чылбырлар белән бәйләп, тәмуг караңгылыгына ташлаган: алар анда хөкем көнен көтәләр. 5Аллаһы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны да аямаган: имансызлар өстенә туфан китерткән#2:5 Карагыз: «Яратылыш», 6:1-7:24. . 6Имансызлар белән киләчәктә ни буласын кисәтүче сабак итеп, Сәдүм һәм Гамура шәһәрләрен ут белән көлгә әйләндереп хөкем иткән. 7Ә анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интеккән тәкъва Лутны коткарган#2:6-7 Карагыз: «Яратылыш», 19:1-16. . 8Бу тәкъва кеше азгыннар арасында яшәгәндә, аларның канунсыз эшләрен күреп һәм ишетеп, чын күңеленнән көннән-көн газап чиккән. 9Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хөкем көненә ничек сакларга икәнен белә.
10Бу бигрәк тә үзләренең бәдәни азгын теләкләренә ияреп, Раббы хакимлегенә нәфрәтләнүчеләргә кагыла. Алар – әдәпсез һәм тәкәббер кешеләр. Күкләрдәге шөһрәтле затларга яла ягудан да курыкмыйлар. 11Хәер, бу шөһрәтле затлардан күпкә көчлерәк һәм куәтлерәк фәрештәләр дә Раббы алдында аларны хурлап гаепләмиләр. 12Бу ялган өйрәтүчеләр үзләре аңламаган нәрсәне яла ягып гаеплиләр. Алар табигый теләкләренә буйсынып яшәгән, фәкать аулау һәм үтерелү өчен генә туган аңсыз хайваннар сыман. Алар хайваннардай юк ителәчәк. 13Алар үзләре китергән явызлыкларына явызлык әҗере алачаклар. Алар өчен хозурлык – көн яктылыгында комсызланып ашап-эчү. Сезнең белән мәҗлестә ашап утырганда, алар – пычрак һәм хурлыклы таплар, чөнки үзләрен алдаучы ләззәтләргә биреләләр. 14Кем белән зина кылырга икән дип кенә хатын-кызларга күңел бирәләр һәм гөнаһтан һич туймыйлар, тотрыксыз кешеләрне юлдан яздыралар, аларның күңелләре комсызлыкта шомарган, алар – ләгънәт угыллары. 15Алар, туры юлдан тайпылып, адаштылар. Үзенең явыз гамәлләре өчен табыш алырга яраткан Бигур углы Билгам эзләреннән бара башладылар алар. 16Ә Билгам пәйгамбәр явыз эше өчен шелтәләнгән. Ишәк, кеше тавышы белән эндәшеп, аны ахмаклыгыннан туктаткан#2:16 Карагыз: «Саннар», 22 нче бүлек. .
17Бу кешеләр – сусыз чишмәләр, көчле җил куып тараткан томан сыман. Алар өчен тирән караңгылыкта урын саклана. 18Чөнки алар, күпертелгән буш сүзләр сөйләп, азгын бәдәни теләкләрен кулланып, ялгыш юлдан баручылар арасыннан әле генә арына башлаганнарны ятьмәгә эләктерергә тырышалар. 19Алар теге кешеләргә азатлык вәгъдә итәләр, ә үзләре – бозыклык коллары, чөнки кеше нәрсәдән җиңелсә, шуның колы була. 20Әгәр бу кешеләр Хакимебез һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша бу дөнья азгынлыгыннан арынганнан соң, янә буталалар һәм аңа җиңеләләр икән, димәк, соңгы хәлләре элеккегедән яманрак була. 21Хаклык юлын танып белгәннән соң, үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул юлны бөтенләй белмәүләре алар өчен яхшырак булган булыр иде. 22Андый кешеләр белән ни булганы хакында мәкальләрдә дөрес әйтелгән: «Эт үзенең косыгына әйләнеп кайта» һәм «Юылган дуңгыз пычрак сазда аунарга бара».

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in