YouVersion Logo
Search Icon

II Петердән хат 1

1
1Гайсә Мәсихнең колы вә рәсүле Шимун Петердән Аллабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең хаклыгы аша алган кыйммәтле иманыбызга тиң иманны кабул итүчеләрнең барчасына сәлам. 2Аллаһыны вә Хакимебез Гайсәне танып белү аша сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен.
Иман итүченең чакырылуы һәм сайлануы
3Аның илаһи кодрәте безгә чын тормыш һәм Аллаһыга ихлас табыну өчен кирәк булган һәммә нәрсәне бүләк иткән. Үзенең даны һәм игелеге белән безне чакырган Затны танып белүебез аша ирештек без моңа. 4Шулай итеп, Ул безгә иң бөек һәм кыйммәтле вәгъдәләр биргән. Алар гамәлгә ашкач, явыз нәфесләр аркасында бозылган дөньядан котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз. 5Шул сәбәпле, иманыгызга игелек өстәү өчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне өстәгез, 6белемгә – тотнаклыкны, тотнаклыкка – чыдамлыкны, чыдамлыкка – Аллаһыга ихлас табынуны, 7Аллаһыга ихлас табынуга – туганнарча яратуны, туганнарча яратуга мәхәббәтне өстәгез. 8Әгәр сездә бу сыйфатлар булса, һәм алар арта барса, Хакимебез Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас. 9Ә инде кемдә алар юк, ул – сукырларча начар күрүче һәм элек эшләгән гөнаһларыннан пакьләндерелгәнен оныткан кеше. 10Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз 11һәм Хакимебез вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына зур теләк белән кабул ителерсез.
12Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә һәм үзегезгә бирелгән хакыйкатьтә нык торсагыз да, мин болар хакында даими хәтерегезгә төшереп торырмын. 13Үзем әле исән һәм фани тәнемдә вакытта, болар хакында хәтерегезгә төшерүне үземнең бурычым итеп исәплим. 14Тиздән бу тәнемнән китәргә кирәк булуын беләм. Моны миңа Хакимебез Гайсә Мәсих ачкан иде. 15Шуңа күрә, мин арагыздан киткәч, боларны һәрвакыт истә тотыгыз дип, хәлемнән килгән бар нәрсәне эшлим.
Мәсихнең килүе
16Без сезгә Хакимебез Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сөйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сөйләдек. 17Бөек данлы Аллаһының: «Бу – Минем сөекле Углымдыр, Ул – Минем куанычым», – авазы килгәндә, Атабыз Аллаһы тарафыннан Гайсәгә кадерләү һәм дан бирелде#1:17 Карагыз: «Маттай», 17:5. . 18Гайсә белән изге тауда булганда, күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек. 19Шуның өчен без пәйгамбәрләр сөйләгән Аллаһы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, караңгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткәндәй, бу хәбәргә әһәмият биреп, дөрес эшлисез. Көн җитеп, йөрәкләрегезне таң йолдызы балкытканга кадәр, аңа әһәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез. 20Иң элек шуны аңлагыз: Изге язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзен дә һичкем үз сәләтенә таянып аңлата алмый. 21Пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыяры белән бирелмәде, кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рух белән рухландырылып сөйләделәр.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in