YouVersion Logo
Search Icon

I Петердән хат 5

5
Өлкәннәргә һәм яшьләргә нәсыйхәт
1Үзем дә өлкән, Мәсих газапларының шаһиты һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы өлкәннәрдән үтенеп сорыйм: 2Аллаһы сезгә ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча, акчага комсызланып түгел, күңел кушканча тырышлык белән көтегез. 3Сезгә тапшырылганнар белән хакимлек итмәгез, көтүгә үрнәк булыгыз, 4һәм Баш Көтүче килгәч, сулмый торган дан таҗын алырсыз.
5Яшьләр, сез дә шулай өлкәннәргә буйсыныгыз. Һәрберегез бер-берегезгә күндәм булыгыз, чөнки Изге язмада язылганча:
«Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора,
тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә»#5:5 Карагыз: «Гыйбрәтле сүзләр», 3:34. .
6Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. 7Барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта. 8Аек һәм уяу булыгыз, дошманыгыз иблис, кемне дә булса йотып җибәрү өчен, арысландай акырып эзләнеп йөри. 9Имандашларыгызның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык булып, иблискә каршы торыгыз. 10Мәсих аша безне Үзенең мәңгелек данына чакырып алган, бар мәрхәмәтнең чыганагы булган Аллаһы, сез беркадәр газап чиккәннән соң, көчегезне кайтарачак, куәт бирәчәк, ныгытачак һәм үзегезне какшамас итәчәк. 11Аңа мәңге-мәңгегә кодрәт булсын. Амин.
12Мин бу кыска хатны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аркылы язып җибәрдем. Күңелегезне күтәреп, моның Аллаһының чын мәрхәмәте булуын раслыйм. Шул мәрхәмәт белән нык торыгыз сез! 13Бабилдәге сезнең кебек үк сайланган иман итүчеләр бердәмлеге һәм рухи углым Марк сезгә сәлам юллый. 14Бер-берегезне яратып һәм үбеп сәламләгез.
Мәсихнеке булган һәммәгезгә иминлек булсын.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in