YouVersion Logo
Search Icon

I Петердән хат 4

4
Тормыштагы үзгәрешләр
1Шулай итеп, Мәсих тән газабы кичергәндәй, сез дә газапланырга әзер булыгыз, чөнки тән газабы кичерүче кеше гөнаһтан читкә борылды, 2нәтиҗәдә бу дөньяда калган вакытын инде ул нәфес буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яши. 3Гомерегезнең шактый өлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гөнаһлы теләккә, эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирүегез һәм җирәнгеч потларга табынуыгыз инде җитәр. 4Ә хәзер мәҗүсиләр үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнәләр һәм шуның өчен сезне яманлыйлар. 5Алар үлеләрне һәм тереләрне хөкем итәргә әзер булган Аллаһыга җавап бирергә тиеш. 6Тәннәрендә вакытта башкалар шикелле үк хөкемгә дучар булсалар да, рухлары белән Аллаһыдай яшәсеннәр дип, үле булганнарга да Яхшы хәбәр игълан ителде.
7Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша, шуңа күрә дога кыла алу өчен, аек фикерле һәм тотнаклы булыгыз. 8Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чөнки мәхәббәт күп гөнаһларны юкка чыгара. 9Бер-берегезгә зарланусыз кунакчыл булыгыз. 10Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрне кулланыгыз. 11Берәү сөйли икән, Аллаһы сүзләрен әйткән кебек сөйләсен, берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән көч белән хезмәт итсен, шулар белән Гайсә Мәсих аша һәрнәрсәдә Аллаһы данланыр. Мәсихкә мәңге-мәңгегә дан һәм кодрәт. Амин.
Мәсих исеме өчен газап чигү
12Газиз дусларым! Сезне сынау өчен җибәрелгән утлы имтиханны үзегез белән булган ниндидер сәер хәл итеп күреп гаҗәпләнмәгез. 13Киресенчә, Мәсихнең даны ачылганга да тантана итеп куану өчен, Аның газапларында катнашучы буларак шатланыгыз. 14Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши. 15Кеше үтерүче, карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак берегез дә газапланырга тиеш түгел. 16Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз. 17Аллаһының хөкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул Үзенекеләрен хөкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр?! Изге язмада язылганча:
18«Әгәр тәкъва кеше көчкә котыла икән,
имансыз һәм гөнаһлы кая барыр?»#4:18 Карагыз: «Гыйбрәтле сүзләр», 11:31.
19Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын тугры Яратучыга тапшырсыннар һәм игелек кылуларын дәвам итсеннәр.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in