YouVersion Logo
Search Icon

II Яхъядан хат 1

1
1 Аллаһы тарафыннан сайланган ханымга һәм аның балаларына иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән сәлам. Мин сезне ихлас күңелдән яратам. Мин генә түгел, хакыйкатьне танып белгән һәммә кеше сезне ярата. 2Сезне үзебездә яши торган һәм безнең белән мәңге булачак хакыйкать өчен яратабыз.
3 Атабыз Аллаһыдан һәм Гайсә Мәсих – Атаның Углыннан бирелгән мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек безнең белән хакыйкатьтә һәм мәхәббәттә булсын.
Хакыйкать һәм мәхәббәт
4Балаларың арасында Атабыз безгә әмер биргәндәй хакыйкатьтә йөрүчеләр булуы мине бик сөендерә. 5Хәзер, ханым, сиңа яңа әмер түгел, бәлки баштан ук без кабул иткән әмерне язам һәм үтенәм: бер-беребезне яратыйк. 6Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт: без Аллаһының әмерләре буенча йөрергә тиешбез. Баштан ук ишеткәнегезчә, Аның әмере шул: сез мәхәббәттә йөрергә тиешсез.
7Гайсә Мәсихнең кеше тәнендә килүен инкяр итүче алдакчылар дөньяда күбәеп китте. Андый кешеләр – алдакчылар һәм Мәсих дошманнары. 8Сез нәрсә хакына хезмәт куйганыбызны югалтмыйча, тулы әҗерен алыр өчен, сак булыгыз. 9Мәсих өйрәткәнне сакламаган һәм өйрәткәннәрнең чигеннән узган һәркемдә Аллаһы юктыр. Өйрәткәнне саклаучыда исә Ата да, Аның Углы да бар. 10Әгәр сезгә берәү килеп, шулай өйрәтмәсә, ул кешене өегездә кабул итмәгез һәм аны сәламләмәгез. 11Мондый кешене сәламләгән аның явыз эшләренә кушылып китә.
12Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма кәгазьгә кара белән язарга теләмим. Куанычыбыз тулы булсын өчен, яныгызга килеп, сезнең белән сөйләшүемә өметләнәм.
13Аллаһы тарафыннан сайланган имандаш кыз туганыңның балалары сине сәламлиләр.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in