1
Яхъя 6:35
Изге Язма
Гайсә исә болай дип әйтте: – Мин – тормыш икмәге. Яныма килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман итүче һичкайчан сусамас.
Compară
Explorează Яхъя 6:35
2
Яхъя 6:63
Рух Ул – тормыш бирүче, кеше үз көче белән һичнәрсәгә ирешә алмый; Мин сезгә сөйләгән сүзләр – рух һәм тормыш.
Explorează Яхъя 6:63
3
Яхъя 6:27
Фани ризык өчен түгел, мәңгелек тормыш бирә торган ризык өчен тырышыгыз. Аны сезгә Адәм Углы бирәчәк, чөнки Аллаһы Ата, Адәм Углын хуплап, Үзенең тамгасын салды, – диде.
Explorează Яхъя 6:27
4
Яхъя 6:40
Мине җибәргән Атам Углын күрүче һәм Аңа инанучы һәркемнең мәңгелек тормышка ия булуын тели. Мин аны ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын.
Explorează Яхъя 6:40
5
Яхъя 6:29
– Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуңа иман итегез, Аллаһының эше – менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.
Explorează Яхъя 6:29
6
Яхъя 6:37
Атам Миңа биргән һәркем Миңа киләчәк. Килгәннәрне һичкайчан куып җибәрмәячәкмен
Explorează Яхъя 6:37
7
Яхъя 6:68
Шимун Петер Аңа: – Хакимем! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит.
Explorează Яхъя 6:68
8
Яхъя 6:51
Мин – күктән иңгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәңге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә ул – Минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен.
Explorează Яхъя 6:51
9
Яхъя 6:44
Мине җибәргән Ата алып килмәсә, яныма беркем дә килә алмый, Мин исә шул кешене ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын.
Explorează Яхъя 6:44
10
Яхъя 6:33
Аллаһы икмәге Ул – күктән иңеп, дөньяга тормыш Бирүче, – диде.
Explorează Яхъя 6:33
11
Яхъя 6:48
Мин – тормыш икмәге.
Explorează Яхъя 6:48
12
Яхъя 6:11-12
Гайсә икмәкне алды да, шөкрана итеп, утыручыларга өләште. Балыкларны да һәркемгә теләгәнчә өләшеп чыкты. Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә: – Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде.
Explorează Яхъя 6:11-12
13
Яхъя 6:19-20
Биш-алты чакрым чамасы киткәннән соң, алар Гайсәне күреп алдылар. Ул, су өстеннән атлап, көймәгә якынлашып килә иде. Шәкертләр куркып калдылар. Әмма Гайсә аларга: – Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде.
Explorează Яхъя 6:19-20
Acasă
Biblia
Planuri
Videoclipuri