Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Яратылыш 43

43
Агаларының Беньяминне Мисырга алып баруы
1Илдә ачлык көчәйгәннән-көчәя барды. 2Мисырдан алып кайткан икмәк тотылып беткәч, Ягъкуб үзенең угылларына:
– Мисырга барып, аннан тагын бераз икмәк сатып алып кайтыгыз, – диде.
3Яһүдә аңа җавап биреп әйтте:
– Ул кеше безгә катгый рәвештә: «Яныгызда кече энегез булмаса, хозурыма килеп тә күренмәгез», – диде. 4Энебезне безнең белән бергә җибәрсәң, без, сиңа икмәк алып кайтыр өчен, анда барырга риза. 5Әгәр җибәрмисең икән, баруның хикмәте юк, чөнки ул кеше безгә: «Яныгызда энегез булмаса, хозурыма килеп тә күренмәгез», – диде.
6Исраил:
– Ни өчен сез ул кешегә: «Тагын бер энебез бар», – дип әйтеп, мине бу хәвефле газапка дучар иттегез? – дип сорады.
7Угыллары җавап биреп әйттеләр:
– Ул кеше бездән «Атагыз әле исәнме? Башка берәр кардәшегез бармы?» кебек сөальләр белән безнең хакта һәм якын кардәшләребез хакында җентекләп сораштыра башлады, без дә аның һәр сөаленә җавап бирергә тырыштык. Аның: «Кече энегезне минем хозурыма китерегез!» – дип әйтәсен без каян белик?!
8Яһүдә исә атасы Исраилгә:
– Углыңны миңа ышанып җибәр, – диде. – Барырбыз да кайтырбыз. Беребез дә үлмәс: без дә, син дә, балаларыбыз да исән-имин булыр. 9Беньямин өчен мин башым белән җавап бирәчәкмен! Син аны миннән таләп итәрсең. Әгәр аны сиңа кире алып кайтып, синең хозурыңа бастырмасам, мин гомерем буе синең алда гаепле булырмын. 10Вакытны сузмасак, без инде анда ике тапкыр барып кайта алган булыр идек.
11Исраил, ата кеше, угылларына әйтте:
– Хәлләр шундый икән, сез болай эшләгез: юл капчыкларыгызга салып, ул кешегә күчтәнәчкә үз җиребез җимешләреннән бераз бәлзәм, бераз бал#43:11 Бал – кыргый бал кортының яки җимеш балы. , хуш исле сумала-майлар, ладан, пестә һәм бадәм чикләвеге кебек бүләкләр алып барыгыз. 12Шулай ук көмешне дә үзегез белән икеләтә артыграк алыгыз: капчыкларыгыз авызына салып җибәрелгән көмешне үз кулларыгыз белән кире кайтарып бирегез. Мөгаен, ул көмешләр берәр ялгышлык белән генә салынган булгандыр. 13Ярар, энегезне дә үзегез белән алып, ул адәмнең хозурына тагын бер барып күренегез. 14Кадир Алла ул адәмнең күңелендә рәхим-шәфкать уятсын да, анда тоткарланган кардәшегезне дә, Беньяминне дә ул адәм сезнең белән бергә кире кайтарып җибәрсен иде. Инде миңа балаларымнан мәхрүм калырга язган икән, нишләмәк, язмышым шулдыр!
Йосыфның үз агалары белән кабат очрашуы
15Ягъкубның угыллары, әлеге бүләкләрне төяп һәм кулларына икеләтә күбрәк көмеш акча алып, Беньямин белән бергә Мисырга таба юл чыктылар һәм, Мисырга барып җиткәч, Йосыф хозурына килделәр. 16Араларында Беньяминне дә күргәч, Йосыф үз өенең мөдиренә:
– Бу кешеләрне минем өйгә алып кайт. Аяклы малдан кирәк кадәр хайван суеп, табын әзерлә, чөнки төшкелекне мин бүген бу кешеләр белән бергә ашармын, – диде.
17Мөдир, хуҗасы кушканча, кардәшләрне Йосыфның өенә алып китте. 18Кардәшләр үзләрен Йосыфның өенә алып китүләреннән тәмам каушап калганнар иде.
– Теге чакны без түләгән көмеш акчаны капчыкларыбызга кире салып җибәрү белән бәйле эш инде бу! – диештеләр алар. – Йортына алып кайткач, безгә һөҗүм итеп, бездән кол ясарга, ишәкләребезне алып калырга тели, күрәсең!
19Йосыфның өй капкасы янына килеп җиткәч, туктап, алар мөдиргә сүз куштылар. 20Әйттеләр:
– Хуҗабыз әфәнде, – диделәр, – без инде элек тә монда икмәк сатып алырга бер килгән идек. 21Кайтыр юлда төн кунарга туктап, капчыкларыбызны чишеп җибәрсәк, күрдек ки, без түләгән көмеш акча һәркайсыбызның капчыгы авызында ята. Без бу көмеш акчаларны тулысы белән сезгә кире алып килдек. 22Кулыбызда тагын икмәк сатып алыр өчен алып килгән башка көмешебез дә бар. Теге юлы капчыкларыбызга көмешне кем салган булгандыр, без белмибез.
23Мөдир әйтте:
– Тыныч булыгыз: куркырга урын юк, – диде. – Капчыкларыгызда табылган ул хәзинәне сезгә, мөгаен, үз Аллагыз, атагызның Алласы насыйп иткәндер. Теге юлы сез түләгән көмешне мин тулысынча алдым.
Шулай дип, мөдир алар янына Шимунны алып чыкты. 24Аннан соң кардәшләрне Йосыфның өенә алып керде, аякларын юарга су китерде, ишәкләренә азык бирде. 25Кардәшләр өйлә вакытына Йосыф кайтышка үзләренең бүләкләрен әзерләп куйдылар. Төшкелекне ашау монда булачагын аларга инде хәбәр иткәннәр иде. 26Йосыф кайткач, алар аның янына керделәр һәм, башларын җиргә кадәр иеп, алып килгән бүләкләрне Йосыфка тапшырдылар. 27Кардәшләреннән хәл-әхвәл белешкәннән соң, Йосыф:
– Сез сөйләгән карт әтиегез исән-иминме, сәламәт яшиме әле? – дип сорады.
28– Атабыз, синең колың, сау-сәламәт, исән-имин яши, – дип җавап бирделәр Йосыфның кардәшләре һәм, янә сәҗдәгә китеп, башларын җиргә ордылар.
29Күзләрен йөртеп һәм үзенең бертуган энесенә, әнисенең төпчек углы Беньямингә тукталып, Йосыф:
– Сез миңа сөйләгән кече энегез шушымы инде? – дип сорады, аннары өстәп: – И углым, Аллаһы сиңа карата миһербанлы булсын! – диде.
30Туган энесенә булган мәхәббәт хисләреннән күңеле тулып, Йосыфның күзләренә яшь тыгылды, һәм ул, эчке бүлмәгә кереп, шунда күз яшьләрен түкте. 31Аннары, күзен-битен юып һәм ныгаеп, янәдән туганнары янына чыкты да:
– Ашарга китерегез! – дип боерды.
32Йосыфның аш табыны үзенә аерым, кардәшләренеке үзләренә аерым, шулай ук Йосыф хезмәтендәге мисырлыларның да ашау табыны аерым куелган иде. Чөнки мисырлыларга гыйбриләр белән бергә утырып ашарга ярамый, мисырлылар өчен бу мәкруһ#43:32 Мәкруһ – җирәнгеч, тыелган. санала иде.
33Йосыф каршысында кардәшләре яшь буенча – өлкәненнән кечегә таба тезеп утыртылганнар иде. Алар тирән бер гаҗәпсенү белән бер-берсенә карашып алдылар. 34Йосыф аларга ризык артыннан ризык җибәрттерә торды. Беньямин алдына куелган азык абыйларының һәркайсыныкына караганда биш өлеш артыграк иде. Шулай ашап-эчеп, алар Йосыф хозурында хуш вакыт кичерделәр.

Atualmente selecionado:

Яратылыш 43: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão