Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 25

25
Изге чатыр өчен бүләкләр
1Раббы Мусага болай диде:
2– Исраилиләргә әйт: Миңа бүләкләр китерсеннәр, ә син бирергә теләгән һәркемнән бүләкне кабул итеп ал. 3Син алардан түбәндәге әйберләрне ал: алтын, көмеш, бакыр, 4зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы, 5кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре, диңгез филе тиреләре, сәрви агачы, 6яктырткыч өчен зәйтүн мае, изгеләндерү мае һәм көйрәтү мае өчен хуш исле матдәләр, 7эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак вә башка кыйммәтле ташлар.
8Кешеләр Минем өчен Изге чатыр корсыннар, һәм Мин алар арасында яши алачакмын. 9Чатыр һәм андагы бар нәрсәне Мин сиңа күрсәтәчәк үрнәк буенча эшлә.
Аллаһы сандыгы
10Кешеләр сәрви агачыннан Аллаһы сандыгы ясасыннар. Сандыкның буе ике терсәк#25:10 Терсәк – 45 см. ярым, иңе һәм биеклеге терсәк ярым булсын. 11Сандыкның эчен һәм тышын саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтынлап бизә. 12Дүрт алтын боҗра коеп, аларны, һәр ягына икешәр итеп, сандыкның дүрт аягына беркет. 13Шуннан соң сәрви агачыннан колгалар ясап, алтын белән йөгерт. 14Сандыкны күчереп йөртү өчен, әлеге колгаларны аның ян-якларындагы боҗраларга кидер. 15Бу колгалар һәрвакыт сандыкның боҗралары эчендә булырга тиеш, аларны аннан чыгарма. 16Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен. Аларны шушы сандыкка сал.
17Сандыкның капкачын саф алтыннан эшлә. Аның буе ике терсәк ярым, иңе терсәк ярым булсын. 18Алтынны чүкеп, ике керубим сурәтен капкачның ике очына яса: 19берсен – бер очына, икенчесен – икенче очына беркетеп куй; алар икесе дә капкач белән тоташ итеп эшләнсен. 20Керубимнәрнең канатлары, күккә җәелеп, сандык капкачын каплап торсыннар. Алар бер-берсенә кара-каршы торып, йөзләрен сандык капкачына төбәсеннәр. 21Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен; аларны сандыкка сал да капкачын яп. 22Шунда – Боерыклар сандыгының капкачы өстендә, ике керубим арасында – синең белән очрашып, Исраил халкына Үземнең әмерләремне бирә торган булырмын.
Изге икмәк куя торган өстәл
23Сәрви агачыннан буе ике терсәк, иңе бер терсәк һәм биеклеге терсәк ярым булган өстәл яса. 24Аны саф алтын белән каплап, кырыйларын алтын белән каймалап ал. 25Өстәлгә бер уч киңлегендәге#25:25 Уч киңлеге – 7,5 см. кыса ясап, кысаның кырыйларын да алтын белән каймалап ал. 26Соңыннан дүрт алтын боҗра ясап, аларны өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт аякка беркет. 27Боҗраларны кыса янына урнаштыр; бу боҗраларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелсен. 28Колгаларны сәрви агачыннан ясап, алтын белән йөгерт. Бу колгалар өстәлне күчереп йөртү өчен кирәк. 29Өстәлгә куя торган тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен чүлмәкләрне һәм касәләрне саф алтыннан яса. 30Минем алга – өстәл өстенә – һәрвакыт изге икмәк куй.
Шәмдәл
31Шәмдәлне саф алтыннан чүкеп яса. Аның нигезен, сабагын, касәләрен, бөреләрен һәм таҗ яфракчыгын бербөтен итеп тоташтыр. 32Шәмдәлдәге алты ботакның өчесе бер якта, өчесе икенче якта булсын. 33Касә исә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшап, һәр ботакта өч касә булсын – шәмдәл белән тоташкан алты ботак менә шул рәвештә ясалсын. 34Шәмдәлдә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшаш тагын дүрт касә яса. 35Шәмдәлдәге алты ботак өч пар булсын, ә һәр ботак пары астында берәр бөре ясалсын. 36Шәмдәл, бөреләр һәм ботаклар белән бербөтен итеп, тулысынча саф алтыннан чүкелсен.
37Шуннан соң, шәмдәл алдындагы урынны яктыртып тору өчен, бу шәмдәлгә җиде яктырткыч эшлә. 38Филтә кыскычы һәм улаклары саф алтыннан булсын. 39Шәмдәлне һәм аның өчен кирәкле барлык әйберләрне бер талант#25:39 Талант – 30 кг. саф алтыннан яса. 40Кара аны, аларны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 25: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão